«Игенче» һәм «Яңарыш» ширкәтләрендә техник карау узды
Механизаторлар белән язгы кыр эшләрен башкару вакытында техника куркынычсызлыгын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре үткәрелде
10 һәм 11 апрельдә еллык техник карау үткәрү графигы нигезендә Арча районының «Игенче» һәм «Яңарыш» агрофирмаларында үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга еллык техник карау үткәрелде.
Техник карауга «Игенче» ширкәте 41, «Яңарыш» ширкәте 66 берәмлек техника тәкъдим итте. Техник карауга барлык теркәлгән техника да тәкъдим ителде, алар куелган таләпләргә туры килә, һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Механизаторлар белән язгы кыр эшләрен башкару вакытында техника куркынычсызлыгын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре үткәрелде. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча 2025 елда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары мисаллары китерелде.
Габделхак Касыймов, Арча районы буенча бүлек начальнигы – баш дәүләт инженер-инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев