erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Игенчеләр династиясе дәвам итә

9 августа район башлыгы Илшат Нуриев игеннәрне урып-җыюда яхшы эшләгән өчен “Игенче” ширкәте комбайнчысы Хәниф Вильдановка, “Яңарыш” ширкәтеннән Фәрит Хөснетдиновка, “Курса МТСы” ширкәтеннән Радик Хәбибуллинга, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Рамил Нуриевка, Раил Фәйзрахмановка вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырды.

 Мондый бүләкләрне һәр хуҗалыкның алдынгы комбайнчылары алачак. Аларның һәркайсы мактауга лаек
“Курса МТСы” ширкәте комбайнчысы Радик Хәбибуллин турындахуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов җылы сүзләр генә әйтте. Игенчеләр династиясенең бер буыны да икән әле. Улы Рәсим – хуҗалыкның баш агрономы, яшь белгеч. Шушы шимбәдә туйлары да буласы. Яшь парга бәхетле тормыш телик.

Радикның әтисе Альфред Хәбибуллин озак еллар бригадир булып эшләде. Колхоз басуларын бригадир таягы белән күп иңләде. Хатыны Сөмбелә легендар шәхес, “Курса” колхозының баш агрономы Исмәгыйль абый Латыйповның кызы. Исмәгыйль абый турында ул басулар буйлап җәяү йөри, дип сөйлиләр иде. Радик Хабибуллин аның оныгы, Рәсим – оныкчыгы була инде. 

10 августка район хуҗалыкларында игеннәр 44,4 процент мәйданда җыйнап алынды. Иң өлгерләр “Курса МТСЫ” ширкәтендә – 71, “Казанка” ширкәтендә – 68, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә 60 процент. “Игенче”, “Заря” ширкәтләрендә игеннәрнең яртысыннан артыгы җыйнап алынды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район буенча бер гектардан уртача уңыш – 26 центнердан артык. “Казанка”да – 37,6, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә 35 центнер. “Аю”, “Ашытбаш”, “Кишет”, “Ашыт”та 20 центнердан түбән. 
9 августта басуларда 138 комбайнның 127се эшләде. “Ак барс” агрокомплексы”нда – 11, “Игенче”дә 10 комбайн эшли. Бер көндә бер комбайн уртача 429 центнер ашлык суктырды. “Яңарыш”, “Казанка”да 1 мең центнердан артык туры килә. 

“Яңарыш”, “Ватан”, “Заря”, “Ашытбаш”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Тукай”, “Игенче”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә туфракны көзге эшкәртүгә зур игътибар бирәләр. 
“Заря”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре көзге культуралар чәчә башлады. 
“Кырлай”, “Игенче” ширкәтләрендә 25-21 гектарда бәрәңге алынды. Уртача уңыш – 250-240 центнер.
Район буенча бер шартлы терлеккә 16,6 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Иң аз азык “Кишет”тә – 4,2 центнер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев