erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренер

“Килә ява, килә ява, ияләшкән бер болыт“ дигән җыр юллары быелгы май аена бигрәк тә туры килеп тора

Арча метеостанциясе мәгълүматлары буенча, майның 22 көнендә 69,5 мм яңгыр яуган. Ә айлык норма – 36 мм.
Белгечләр мондый һава торышын бик яхшы, дип бәяли. Мондый шартларда үләннәр тәүлеккә ун сантиметрга кадәр үсә ала. Кайбер басулардагы күпьеллык үләннәрне бүген-иртәгә ура башларга да була. “Яңарыш“ ширкәте шушы көннәрдә тритикаледан, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте арыштан сенаж сала башлый.

Яңгырлар чәчүне бераз тоткарласа да, сабан культураларының 87 проценты (республика буенча 84 процент) чәчелде инде. “Курса МТСы“, “Казанка“, “Кызыл Яр“ ширкәтләре чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр. “Игенче“, “Аю“, “Кишет“, “Ташкичү“, “Заря“, “Ашыт“ ширкәтләре дә төгәлләү алдында.

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәр хуҗалыкның алдынгы механизаторларына вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырды. Иң алдынгылар район Сабантуенда да бүләкләнәчәк.

– Бу яңгырлар үсемлекләр өчен бик шифалы булды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Хәзер чәчүлекләрне тәрбияләү өчен бик җаваплы вакыт. Азотлы ашламалар, микроэлементлар белән тукландыру мөһим. Чүп үләннәр өчен дә шартлар уңай, корткычлар да әллә кая китмәгән. Аларга каршы көрәшне умарта кортларына зыян китерми торган итеп оештырырга. Бу турыда умартачылар, агрономнар, җитәкчеләр катнашында үткән киңәшмәдә бик файдалы сөйләшү булган иде. Хәзер билгеләнгән тәртипне сакларга кирәк.

Хуҗалыкларга көндәлек акча кертә торган терлекчелек тармагына килсәк, бер тәүлеккә бер сыердан уртача савым – 25,6 килограмм. “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә 33 килограммнан артык. “Кишет“, “Яңарыш“, “Северный“да – 33-30,1 килограмм.

21 майда Мамадышта эшмәкәрлекнең кече формаларын үстерүгә багышланган зона киңәшмәсе булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл эшмәкәрләренә, шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме кимемәячәк, дип белдерде, программаларда актив катнашырга чакырды. Терлек, кош-корт асраучыларга 2025 ел өчен субсидияләр бирә башлыйлар. Бу турыда тулырак язарбыз әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев