erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Җиһангирлар паркы» проекты кабат тавыш бирүдә катнашачак

Бүгеннән 2024 елда төзеләчәк парк һәм скверлар өчен тавыш бирү башлана.

Онлайн тавыш бирү Татарстан дәүләт порталында 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.  Тавыш бирү ярдәмендә алдагы елда булдырылачак парклар билгеләнә.

Арча районы буенча тәкъдим ителгән парклар берничә булачак. Шуларның берсе космонавтика тематикасына багышлана. Ул - Яңа Кенәр авылына төзелергә дип планлаштырылган "Җиһангирлар паркы".

Әлеге парк инде берничә ел дәвамында тавыш бирүләрдә катнашып килсә дә, җитәрлек тавыш җыя алмый. Быел әлеге паркның алдынгы позициягә чыгачагына зур өмет бар. Чөнки алдагы елларда планлаштырган проектларның күбесе инде тормышка ашырылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ничек тавыш бирергә мөмкин, кайсы сылтама буенча сайлауларда катнашырга икәнен соңрак хәбәр итәрбез. 

"Җиһангирлар паркы" турында аның авторларының берсе Хәлил Гайнетдинов белән әңгәмәне тәкъдим итәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев