erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Июнь башында Арчада коточкыч юл һәлакәтендә өч бала зыян күрде

Уяулыкны югалтмасак иде

1 июнь көнне йөрәкләрне әрнетерлек хәл булды – коточкыч юл һәлакәтендә өч бала зыян күрде

Җәйге каникулларның башы, балаларны Халыкара яклау көне районда әнә шундый күңелсез хәл белән башланып китте. 

– Светофор һәм тавыш сигналы белән җиһазландырылган Коркачык-Арча тимер юлының 843 километрындагы сезонлы көйләнә торган тимер юл аша чыгу урынында кичке сигезенче ун минутта булды ул. Мопед һәм питбайк йөртүчеләре (икесе дә 2009 елгы) Иске Чүриле авылы ягыннан Тимерче авылы юнәлешендә (Биектау районына керә) барганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, светофорның хәрәкәтне тыючы кызыл утына карамастан тимер юлны аркылып чыгарга булалар. Әмма өлгермиләр. Һәм якынлашып килүче Юдино бистәсе ягыннан Әгерҗе шәһәре ягына хәрәкәт иткән йөк поездының электровозына килеп бәреләләр, – диде район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов. 

Нәтиҗәсе, кызганыч, бик аяныч тәмамлана. Юл һәлакәте мопед һәм питбайкның йөртүчеләре, мопедның пассажиры, Иске Чүриле мәктәбе укучылары,  авыр тән җәрәхәтләре алып, район үзәк хастаханәсенә озатыла. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. 

– Дәүләт автомобиль инспекциясе кабат исегезгә төшерә: мототехника белән 16 яшьтән генә идарә итәргә рөхсәт бирелә. Анда да автомәктәпне тәмамлап, тиешле категориядәге транспорт белән идарә итү таныклыгы алынган булырга тиеш. Ата-аналарның ахырын уйламыйча балаларына мототехника сатып алуы авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мисалы күз алдыгызда, – диде Рөстәм Хәкимов. – Руль артына утырыр алдыннан балалар кайчак үз куркынычсызлыклары турында уйланмый. Әти-әниләр дә балаларының яшен игътибарга алмый, тиешле категорияле транспорт белән идарә итү таныклыгы һәм мототехника белән идарә итү осталыгы кирәклеге, мототехникада йөргәндә саклану җиһазларын куллану кирәклеге турында онытып җибәрә. Әти-әниләр, балаларыгызны мопедларга, скутерларга утырт-

магыз һәм аларның кайда булуларын даими контрольдә тотыгыз. Мондый куркынычу ”уенчыклар”ның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында уйланыгыз.

Иске Чүриле мәктәбе директоры Илнур Габдрахманов белән элемтәгә кердек. Балаларның хәлләрен сораштык. Мәктәптә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча нәрсәләр үткәрелүе белән кызыксындык.

– Аларның берсе – җиденче, икесе сигезенче сыйныф укучылары. Биш, дүрт, өчле билгеләргә укып бардылар, сәбәпсез дәрес калдырганнары булмады. Өчесе дә шахмат һәм милли көрәш буенча спорт секцияләренә йөри. Район һәм республика ярышларында катнашып, спортның бу төрләре буенча призлы урыннарны яулый. Характерлары буенча тынычлар.  Мәктәнең җәмәгать тормышында актив катнашалар, үзләренә кушылган эшне зур җаваплылык  тоеп намус белән башкаралар. Икесе “Форпост” хокук сагы отрядында.

– Бүгенге көндә балаларның хәле ничек?

– Хәзерге вакытта алар республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана. Хәлләре тотрыклы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мәктәптә нинди эш алып барыла?

– Мәктәптә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды төзелде. Алар даими рәвештә балалар һәм яшүсмерләр арасында балалар җәрәхәтләнүен кисәтү буенча профилактик эш алып бара. Отряд ел саен “Имин тәгәрмәч” ярышларының район этабында призлы урыннар ала. Балалар һәм яшүсмерләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату буенча сыйныф җитәкчеләре системалы рәвештә әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, тимер юл транспорты объектларында һәм юлларда куркынычсыз тәртип турында, шулай ук яктылык кайтаручы элементларның нәтиҗәлелеге буенча тематик дәресләр үткәрә.

– Каникуллар башланды. Балалар иреккә чыкты. Җәен үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында кисәтелделәрме?

– Җәйге каникулларга бәйле рәвештә май аенда барлык сыйныфларда, интерактив укыту чараларын кулланып, “Хәвефсез җәй” тематик сыйныф сәгатьләре оештырылды һәм үткәрелде. Каникуллар алдыннан мәктәпкә юл-патруль хезмәткәрләре килде. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, велосипедта йөрү кагыйдәләре һәм башка транспорт чаралары турында 1-11 сыйныф укучылары белән әңгәмәләр үткәрде. Шулай ук май аенда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы, ата-аналар җыелышы үткәрелде.

– Болар уку елы дәвамында һәр мәктәптә үткәрелә торган гадәти чаралар. Ә каникул көннәрендә җаваплылык кем өстендә була?

– Каникулга китәр алдыннан атна буе сыйныф җитәкчеләре балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлатма, инструктаж үткәрде. Бу чорда әти-әниләр балалары өчен җаваплылыкны тулысынча үз өсләренә ала. Шул хакта алар да, балалар үзләре дә ризалык белдереп кул куя. Шулай булуга карамастан, бу хәл безнең өчен дә зур борчу булды. Үзебезнең укучылар бит. Исән-сау булсыннар. Тизрәк сәламәтләнеп чыксыннар. 

– Бу гаиләләргә ярдәм кирәк түгелме икән?

– Аларга мәктәп укытучылары һәм ата-аналар комитеты ярдәм итә. Әгәр ярдәм кирәк булса, әти-әниләр үзләре мөрәҗәгать итәр.

Бу бөтен район өчен борчулы вакыйга. Башка әти-әниләр шуннан сабак алсын. Мондый борчу һәр гаиләгә килергә мөмкин. Балаларның иминлеге турында кайгыртып, балаларны һәрчак контрольдә тотып, уяулыкны югалтмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев