erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике атнадан кайтам, дип үз аягы белән өйдән чыгып китә. Нәкъ ике атнадан алып кайталар...

Арча үзәк хастаханәсе коллективы һәм профсоюз оешмасы 

45 ел Арча үзәк хастаханәсендә табиб булып эшләгән Хаҗип Габитов каты авырудан соң вафат булды.

Нигәдер бу туным гәүдәне баса, итегем аякны кыса, ди ул соңгы вакытта ничә еллар кигән киемнәреннән зарланып. Ә беркөн аягым сызлый, дәваланмый булмый, ике атнадан кайтам, дип үз аягы белән өйдән чыгып китә. Нәкъ ике атнадан алып кайталар. Өйдә бер дә авырыйм, дип зарланмый ул. Якыннарын борчыйсы килми. Соңыннан гына машинасыннан бер өем кәгазьләр табып алалар – анализлар биреп йөргән икән.

Хаҗип Зарипович Кукмара районы Күкшел авылыннан. Дүрт балалы гаиләдә апасыннан кала икенчесе. Мәчкәрә авылында яшәүче Мөнәвәрә апасын бик якын итә ул. Бик еш авылга кайтып йөри. Башта зиратка, аннан апасына һәм төп йортта яшәүче энесе янына. Шулай гадәткә кергән. Әти-әнисе күптәннән мәрхүмнәр инде.

Хаҗип Габитов мәктәпне тәмамлагач беренче елны ук медицина институтына укырга керә. Тик торырга гына урыны булмый. Кайтып йөрергә ерак, фатирга керергә акча юк, тулай торактан урын бирмиләр. Берсеннән кусалар, икенчесенә китеп, аэропорт, вокзалда кунып йөрергә мәҗбүр була. Ахыр чиктә институт җитәкчесенә институттан китәргә теләвен белдерә. Сәбәбен аңлата. Аэропортка барып тикшерәләр һәм чыннан да егетнең шунда кунганын үз күзләре белән күргәннән соң, тулай торактан урын бирәләр. Ачлы-туклы яши анда да егет. Стипендия нәрсәгә җитә? Әллә нигә бер кайтканда әнисе йомырка биреп җибәрә, иптәшләре белән беткәнче ашыйлар. Тулай торак тәрәзә төбендә калдырып киткән каткан ипиләрне дә җебетеп ашаган вакытлары була. Вакытлы хезмәтләргә алынып эшләгән өчен дә күп бирмиләр. Акча булмагач институтка трамвай артына асылынып йөри торган була. Җәяү барса, ашаган төшеп кала, дип курка. Кайткач ашарына юк бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнә шулай газапланып укып чыга Хаҗип Габитов. Юллама буенча Чувашиягә китә. Анда озак эшләми, баш табиб ярдәме белән туган ягына кайта. Арчага ул 1977 елда килә. Башта санэпидемстанциядә эшли, аннан баш табиб Владимир Кувин аны хастаханәгә отоларинголог итеп куя. 2006 елдан ул гомуми практика табибы хезмәтен дә башкара. Табиб эше бик җаваплы. Күп вакыт авырулар янына төн урталарында чыгып китәргә дә туры килә аңа. Кеше гозеренә каршы килүне белми. Биргән антына ярты гасырга кадәр диярлек тугры кала, үз хезмәтен яратып, намус белән башкара.

1980 елда өйләнә. Йорт җиткезеп чыгалар. Хатыны Рузилә белән бер ул үстерәләр. Ике оныклары бар. Хаҗип Габитов гомере буе әти-әнисе, туганнары турында кайгыртып яши. Гаиләсе, улы, соңгы вакытта оныклары өчен җан атып тора. “Олы бала урамда кала торган бала”, – дип, югары уку йортында белем алучы оныгына ярдәм итү йөзеннән соңгы көненә кадәр эшли.

Хаҗип Габитовның гаиләсе һәм якыннарының авыр кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз. Урыны оҗмах түрләрендә булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X