Ике як та зыян күрмәсен
Төрле хезмәтләр вәкилләре катнашты.
15 февральдә район умартачылары җыелышы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, төрле хезмәтләр вәкилләре катнашты.
- Мин район башлыгы буларак умартачыларның да, авыл хуҗалыгы оешмаларының да уңышлы эшләвен телим, - диде Илшат Нуриев. - Соңгы ике елда бал кортлары агулануы кебек күңелсез фактлар булды. Андый хәлләргә юл куймас өчен ике якның да аңлашып, закон таләпләрен үтәп эшләве кирәк.
Җыелышта авыл хуҗалыгы культураларын авыру һәм корткычлардан саклау белән бергә бал кортларына зыян китерми торган итеп эшләү һ.б. турында файдалы сөйләшү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев