erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике йорт янган

Кукмара районының Починок - Кучук авылында кичә янгын чыккан.

Кукмара районында уттан ике шәхси йорт зыян күргән. Бу хакта Кукмара районының "Хезмәт даны" район газетасы хәбәр итә.  6 июльдә 16.26 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә Кукмара районы Починок авылында торак йорт януы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерү бүлекчәләре килгән вакытта, ут ике шәхси хуҗалыкны камап алган һәм алга таба күрше йорт биләмәләренә аның таралу куркынычы барлыкка килә.
Кызыл әтәч аркасында йорт биләмәсе һәм 268 кв.м мәйдандагы ишегалды корылмалары тулысынча янып беткән, шулай ук 180 кв.м биләмәсе булган күрше хуҗалык йорт үзе дә һәм ишегалды корылмалары да уттан зыян күргән. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк. Янгын сәбәбе ачыклана.

Фото: http://kukmor-rt.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ike-shkhsi-yort-yangynnan-zyyan-krgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X