Икенче әни кебек
“Әнидер син, бәлки без дә синең йөрәгеңнән төштек өзелеп”.
Поездга утырдыммы, уйлар мине һәрвакыт яшүсмер чакларга кайтара: унбишем дә тулмаган килеш Әгерҗе якларыннан Арча педучилищесына килүем, әнидән аерылып калуым, станция, поезд юлы, чит җир...
Хәзерге акылым белән уйлыйм да шаккатам. Нинди омтылышлар, нинди теләкләр шулкадәр ерак сәфәргә ымсындырды икән? Әти-әниләр ничекләр курыкмый калдырып киткән?
Ә шулай да гомеремнең дүрт елы Арча, педучилище белән бәйле матур хатирәләр булып күңел түрендә саклана, сагындыра. Иң самими, рәхәт чаклар. Дөрес, гаиләдән, әти-әнидән, туган яклардан аерылып яши башлау җиңелләрдән булмады, әмма икенче әни урынындагы төркем җитәкчесе Зөһрә Вәгыйзовна Кәримова канаты астында артык авырлыклар сизелмәде. 1“Е“ төркеме белән җитәкчелек иткәндә ул үзе дә яшь, энергияле педагог иде. Без – аның беренчеләре.
1990нчы ел, беренче сентябрь, сыйныф сәгате. Татарстанның Әгерҗе, Сарман, Чүпрәле, Кукмара, Саба, Балтач, Әтнә районнарыннан һәм дә Нократ Аланыннан килгән 14-15 яшьлек балаларны бер-берсе белән таныштырып, командаларга бүлеп уйнатканы хәтердә. Уен ахырында мине староста итеп сайлау тәкъдиме белән чыкты. Шул рәвешле һәрберебезнең холкын, мөмкинлекләрен, сәләтен өйрәнде.
Бик таләпчән, җитди иде укытучыбыз. Бераз шүрләп тә алабыз үзеннән. Юмор хисе дә көчле. Бу сыйфатлары дүрт ел буе Иске Ашыт авылына бәрәңге җыярга баргач күренде. Шулай булмый мөмкин дә түгел: 30 балада 30 холык.
Беренче карашка усал булып тоелган Зөһрә апабызда күпме мәнлелек, кешелеклелек, изгелек сыйфатлары булганын уку чорында аңлап та бетермәгәнбездер, бәлки. Еллар үткәч, үзебездә һөнәребезнең асылын тойгач кына, “имәндә икән чикләвек” дигән чаклар күп булды.
Укытучыбызның гадел булуын, бездә дә шул сыйфатны тәрбияләвен әйтми кала алмыйм. Беренче курста имтиханнарда гел ул ассистент булды. Без инде, аңа ышыкланып, “шпаргалкалар” да әзерләдек. Әмма нәкъ менә төркем җитәкчесе безгә күчерү мөмкинлеге бирмәде. “Күчереп белемле була алмыйсыз, имтиханнарга әзерләнегез!” – дия иде.
Зөһрә Вәгыйзовна – биолог. Бакча серләрен яхшы белә. Безне кабинеттагы бүлмә гөлләрен танырга, тәрбияләргә өйрәтте. Беренче курста колхозда эштән кайткач та, һәрберебезгә өчәр лалә суганчалары өләште. Дүрт ел дәвамында бик күп итеп чәчәк үрчетүебезне теләде инде укытучы. Шул рәвешле күңелләребездә матурлыкны күрә белергә өйрәтте.
Училище күләмендә узган чараларда безнең төркем аеруча актив һәм нәтиҗәле катнашты. Һәр эшнең башында инициатив төркем торды. Планлы эш таркалмый, диләр бит. Без күп вакыт укытучыбыз фикеренә кушылабыз, әмма ул һәрвакыт идеяне үзебездән чыгарта, юл күрсәтә иде. Нинди акыллы!
Ерак районнар саналган Әгерҗе, Сарман, Чүпрәле районнарыннан килгәннәргә аеруча кайгыртучанлык күрсәтте. Без башкалар кебек атна саен өйләребезгә кайтмыйбыз, бәйрәмнәрдә генә. Укыту эшләре буенча директор урынбасарыннан безгә бер көн алданрак кайтуны җайлый иде. Ял көннәрендә дә тулай торакка шалтыратып, хәлләребезне белешә. Ә бервакыт Балтач районындагы операция кичергән төркемдәшебез гаиләсенә ярдәм итәр өчен безне кунакка кайтаруны оештырды. Нинди кешелекле булган бит ул!
Беренчеләр, әйе без беренче студентлары булып, укытучыбыз күңелендә яшибездер. Еллар үтсә дә, элемтәләр бүген дә саклана. Үзебез дә инде шактый тәҗрибәле мөгаллимнәр. Әмма Зөһрә Вагыйзовнаның төпле киңәшләре, акыллы сүзләре, шелтәле карашлары әле дә кирәк. Ирексездән Рифат Сәлахның шигъри юллары күңелгә килә: “Әнидер син, бәлки без дә синең йөрәгеңнән төштек өзелеп”.
Эльмира Расулева-Әхмәтҗанова,
Әгерҗе районы Кадыбаш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев