Илдә законсыз яшәгән гражданнарны депортация көтә
Татарстанда өч көн эчендә миграция законнарын бозуның 500дән артык очрагы теркәлгән.
Татарстанда полиция хезмәткәрләре өч көн эчендә миграция законнарын бозуның 575 очрагын теркәгән. Рейдлар «Легаль булмаган мигрант» операциясе кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Төзелеш комплексы, күпләп һәм ваклап сату, җәмәгать туклануы объектларына, автотранспорт предприятиеләренә аерым игътибар бирелгән.
Ачыкланган закон бозу очракларының 101е - Россия территориясендә законсыз яшәү, 68е – легаль булмаган хезмәт эшчәнлеге, 241е – Россия территориясендә яшәү режимын бозу, 76сы – кабул итүче як тарафыннан хокук бозулар, 27се – документлар тапшыру тәртибен бозу, ә 62се эш бирүчеләр тарафыннан җибәрелгән хокук бозулар белән бәйле.
Закон бозган барлык чит ил гражданнары административ җаваплылыкка тартылган. Илдә законсыз яшәгән гражданнарны депортация көтә
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/za-tri-dnya-policeiskie-v-tatarstane-zafiksirovali-bolee-500-narusenii-zakona-o-migracii-5920915
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев