erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илебез азатлыгы өчен башларын салган газизләребезнең урыннары җәннәттә булсын

Республика халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары турында истәлекләрен барлап, “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә язмалар урнаштырды. Арчалар да әлеге акциягә кушылып, хатирәләре белән уртаклашты. Әби-бабаларыбыз кылган батырлыклар хакында #МинемГеройМинемГаилә хэштегы белән куелган язмаларны үзебезнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә яктыртып барабыз. Түбәндә «Арча хәбәрләре» редакциясенең тәрҗемәчесе Гөлзия Нәбиуллина язмасы

Әниемнең әтисе Мифтахов Гыйлаҗетдин Мифтахетдин улы шулай ук Дөбъяз районы Яңавыл авылында 1906 елда туа, 1941 елның августында сугышка алына. Башта хатлары килгәләп тора, бераздан хатлар килүдән туктый, аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килеп ирешә.

Дәү әнием, тыл ветераны Маһишәрәп Мөхәммәтгали кызы шулай ук ике бала белән тол кала, аларны ялгызы аякка бастыра. Ару-талуны белми колхозда эшли, кичләрен чыпта суга. Бу эштә аңа балалары да булыша. Сөт кәҗәсе асрыйлар, тырышлыклары нәтиҗәсендә тамаклары тук, өсләре бөтен була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңгы елларда сугышта хәбәрсез югалганнарның язмышлары ачыклана башлагач, дәү әтиемнең дә язмышы билгеле булды. Ул 1942 елның апрель аенда һәлак булган, Калуга өлкәсе Юхновский районында җирләнгән. Илебез азатлыгы өчен башларын салган газизләребезнең урыннары җәннәттә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев