erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җиләк җыйдык бергәләп...

Мондый хәлне ишеткән юк иде әле.

Арча китапханәсеннән Алсу Зәкәрова менде. Кишет ягына җиләк җыярга барганнар. Шул турыда язган. Алсу Миннәхмәт кызы -- "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы Арча бүлекчәсе җитәкчесе. Арча ак калфаклылары Яңа Кишет авыл җирлеге ак калфаклылары белән берлектә җиләк җыеп, Арчаның өлкәннәр йортына тапшырганнар. 

-- Җиләк бик күп иде, -- дип сөйли Алсу Зәкәрова. Ә безнең күңелдә үкенеч туды.

-- Эх, безне дә чакырган булсагыз! -- дибез.

Ак калфаклылар менә нинди матур эшләр башкарып яталар!

Әйдәгез, хәзер хатны бергәләп укыйк.

“Ак калфак”лар җиләк җыя

Болын тулы кып-кызыл җиләк.  Быел ул аеруча эре һәм  баллы булып өлгерде. Җәйге матур көннәрнең берсендә Арча «Ак калфаклылары» Яңа Кишет авыл җирлеге “Ак калфаклылары” белән берлектә “Җиләкле тау итәгендә” дип аталган тәрбияви дә күңелле дә чарага җыйналдылар. Яңа Кишет ягының искиткеч матур бер почмагында, җиләкле аланда оештырылган чарада “Ак калфаклылар” бергәләп җир җиләге, дару үләннәре, аларның сихәте, файдасы турында фикер алыштылар, тизәйткечләр, табышмаклар әйтештеләр. Җиләктән төрле нигъмәтләр әзерләү серләренә өйрәнделәр. Балалар белән бергәләп татар халкының җырлы – биюле уеннарын  искә төшерделәр. Соңыннан Арчаның картлар йортына тапшыру өчен күмәкләшеп җиләк җыйдылар. Ә бит эш җиләктә генә түгел. Күмәклек, яныңда ярдәмгә мохтаҗ­лар барын күрү, аларны сөендерүдән тәм табу – «Ак калфак»ларга аның менә шунысы кадерле. Картлар йорты хезмәткәрләре күчтәнәчләрне бик теләп кабул иттеләр, өлкәннәребезне табигать нигъмәтләре белән сөендергән өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Дөрестән дә, кешегә куп кирәк мени, бер сүз  белән күңелләрен төшерергә дә, кечкенә генә яхшылык белән озакка саклана торган мизгелләр дә бүләк итәргә мөмкин бит. 

Яраткан язучыбыз Роберт  Миңнуллинның шигырь юллары искә төшә.

Яшәү безгә авыр булыр иде 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яхшылыктан башка. 

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик 

Без үзебез башта.

 Гомер безгә изге эшләр өчен, 

Яхшы эшләр өчен бирелгән....

 Бу матур бәйрәмне оештыручыларга: Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Арсланов Тәбрис Әсфәндияр улына, җирлекнең Ак калфак оешмасы җитәкчесе  Йосыпова Надия Ризван кызына,  барлык мәдәният хезмәткәрләренә  олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Зәкәрова Алсу Миннәхмәт кызы - «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы Арча бүлекчәсе җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X