erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илнурның китәренә дә күп калмады

Санаулы вакыт тиз үтә

Илнур катгый карарга килә – контракт төзеп махсус хәрби операция барган зонага китә.

Шушы көннәрдә Илнур контракт срогы чыгып, кыска вакытлы ялга кайтты һәм чакыруыбыз буенча дусты Таһир белән редакциягә килде.

  Озын буйлы, чибәр, яшь егет. Елмаеп кына тора. Шунда ук ул үзенә карата уңай мөнәсәбәт уятты. Татар телендә бик матур сөйләшә.

– Сез минем әбине беләсездер. Хәдичә исемле ул, – диде егет.

Шунда Хәдичә ханым белән Арча Мәдәният йортында үткән чарада очрашуыбыз искә төште. “Икенче кызымның 20 яшьлек улы Илнур махсус хәрби операция барган зонада. Контракт төзеп китте. Бу хакта үзем хастаханәдә вакытта белдем. Мине чыгарабыз, диделәр. Алып китәргә, дип Илнурга шалтыраттым. “Булмый, әби, мин еракта”, – диюе булды, телефоным бер, үзем икенче якка очтым. Дарулар белән генә кеше иттеләр", – дигән иде ул. “Бер кешегә дә әйтмичә барган да контракт төзегән. Китәр алдыннан гына белдек”, – дип кушылган иде аның белән бергә килгән Илнурның әнисе Илһамия дә.

Илнур Иванов Арча егете. Җиденче сыйныфка кадәр Арчаның өченче, аннан алтынчы мәктәпләрендә укый. Әтисе Алексей Чечняда хәрби хәрәкәттә катнашкан, контузия алып кайткан, малайга өч яшь вакытта фаҗигале төстә һәлак булган. Илнур әни, әби тәрбиясендә үскән. Апасы (аның үзенең ике кызы бар инде), энесе бар.

– Әниләргә ярдәм итәсем килде. 14 яшемнән эшлим инде мин. Башта автомойкада эшләдем. Тугызынчы сыйныфтан соң Үрнәк агросәнәгать һөнәри көллиятенә укырга кердем. 18 яшь тулгач укуны ташладым да, Казанга заводка урнаштым. Контракт төзедем дә, 2023 елның августында махсус хәрби операция барган зонага киттем. 16 август көнне барып та җиттек. Башта полигонда өйрәттеләр, хәрби күнекмәләр бирделәр. Аннан алга. Быел ефрейтор булдым. Күрсәткән батырлыклар өчен ике тапкыр медаль белән бүләкләндем. Контракт вакыты тәмамланды да, кыска вакытлы ялга кайттым. Әле алгы сызыктан гына чыктым, – диде Илнур.

– Димәк, тагын китәсең?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әйе, контракт срогы беткәннән соң ул автомат төстә тагын озайтыла. 14 көнгә генә кайттым. Тагын китәм. Ияләштем инде. Анда барысы да үзебезнекеләр. Дуслашып, туганлашып бетәсең. Дөрес, рәхәт түгел, бер-өч айга кадәр алгы сызыкта булырга туры килә,   әмма максатыбыз – җиңү яулау.

– Позывноегыз “Суши”, дидегез. Ни өчен алай?

– Мин суши барда да эшләдем. Шуннан махсус хәрби опреация барган зонага киттем, – диде Илнур.

– Гуманитар ярдәм барып җитәме?

– Әйе. Исемле посылкалар да алабыз, гуманитар ярдәм дә килә. Рәхмәт бу игелекле эшне оештыручыларга, алып килүчеләргә, ярдәм итүчеләргә. Маскировка өчен сеткалар да бик кирәк.

– Йөргән кызыгыз бармы? Көтәме?

– Әйе, көтә. Ул Нократ Аланыннан. Настя исемле. Арча педагогика көллиятендә укый. Тагы бер елы калды. Өч ел йөрибез инде. 

  Санаулы вакыт тиз үтә. Илнурның китәренә дә күп калмады. Исән-сау җиңү яулап кайт, батыр егет.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре