erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илшат яшь комбайнчылар конкурсы җиңүчесе!

Авыл хезмәтчәннәре бәйрәме алдыннан шатлыклы хәбәр килеп иреште: “Кырлай” ширкәтеннән Илшат Нәфыйков Алексеевский районында узган яшь комбайнчылар конкурсында икенче урынны алган!

 

14 октябрьдә Илшатны район башлыгы Илшат Нуриев та тәбрикләде, Рәхмәт хаты тапшырды, килчәктә уңышлар теләде.

Илшат Өтнә авылыннан, хәзерге вакытта Үрнәктәге көллияттә дүртенче курста укый. “Бишенче сыйныфта укыганда ук әти белән комбайн ярдәмчесе булып эшли идем инде, – ди ул. – Быел менә үзем өлкән комбайнчы булдым”.

Нәфыйковлар фамилиясе районда яхшы билгеле. Әтиләре Ринат озак еллар мактаулы механизатор. Аның өлкән улы Ришат та әтисе янында техниканы яхшы белеп үсте. Хәзер өйләнеп Казан шәһәрендә яшиләр. Ришат һәр елны ял алып авылга кайта, комбайн белән бәрәңге ала. Хәзерге вакытта да басуда ул.

Илшат быел районның яшь комбайнчылары арасында беренче урында бара. Ә гомуми нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак, чөнки әле сугу эшләре дәвам итә. Илшат та рапс суга.

– Конкурста кыен булмадымы? – дип сорадым Илшаттан.

– Юк, бар да әйбәт булды, – диде ул. – Бик әйбәт каршыладылар, шәһәр буйлап экскурсия оештырдылар. “Акрос” комбайны буенча сынау үттек. Күп нәрсә таныш булгач кыен булмады.

Егет куәтле һәм күпкә катлаулы “Нью Холланд” комбайнында эшли бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–Укуны аграр университетта дәвам итеп туган якка кайтып эшләргә, дигән планнар белән яшим, – ди ул. – Конкурста икенче урын алган өчен башка бүләкләр белән бергә аграр университетка керү өчен сертификат бирделәр.

Районда шундый яшьләр булуы һәммәбез өчен дә горурлык. Алар күбрәк булганда авылларыбызның да киләчәге бар дигән сүз. Әле менә октябрьдә “Кырлай” ширкәтендә район хуҗалыкларының баш агрономнары белән семинар үткәрделәр. Районның агрономнар сафы яшь белгечләр белән тулылана баруын күреп куанып кайттым. “Аю” ширкәтеннән Айрат Сафиуллин, “Яңарыш”тан Илназ Гайнетдинов, “Курса МТСы”ннан Рәсим Хәбибуллин адресына бик җылы сүзләр әйттеләр. Алар үзләре дә Габдрәис Рамазанов (“Ватан”), Данил Шәяхмәтов (“Кырлай”), Вәдүт Мөхәммәтдинов (“Ашытбаш”), Рөстәм Мөхәммәдиев (“Ак барс” агрокомплексы”) кебек киңәш сорар остазлар булуны зур бәхет, диләр.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев арпаның гектарыннан 51 центнер уңыш алу серләре белән уртаклашты. “Кырлай” ширкәтеннән Данил Шәяхмәтов та үз тәҗрибәләре турында сөйләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов, Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе  Рүзәл Мортазин, баш агроном Әхмәт Хәкимҗанов хуҗалыклар эшенә анализ ясап, киңәшләрен бирделәр.

Ильяс Фәттахов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X