erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илсөя битлек тегә

Алла боерса, бүген кичкә икенче йөз битлекне тегә башларга ниятлим, ди җырчы. Исән-сау булыйк, өйдә утыруны дәвам итәбез, дип, халыкны өйдән чыкмаска өнди ул.

Илсөя Бәдретдинова 100 битлекне барыбер тегеп бетергән. Аның битлекләрен авыл халкына бушка таратачаклар. Алла боерса, бүген кичкә икенче йөз битлекне тегә башларга ниятлим, ди җырчы. Исән-сау булыйк, өйдә утыруны дәвам итәбез, дип, халыкны өйдән чыкмаска өнди ул.

Хәзерге вакытта җырчы туган ягы Лениногорскида Шөгер авылында. Үзизоляцияне файдалы итеп үткәрә - волонтер булып битлекләр тегә.

- Авыл башлыгына өч йөз данә битлек тегәргә һәм авылдашларга таратырга дип кушып кайтарганнар. Мин дә йөз данәсен тегәм дип алып кайтып киттем әле. Өч сәгатькә утызны тектем. Боларын тегеп бетергәч, бәлки әле тагын калганнарын да тегәрмен, - дигән иде Илсөя "ШК" хәбәрчесенә битлекләр тегә башлауның сәбәпле турында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Илебезгә килгән бик үк яхшы булмаган бу ситуациядән исән-сау чыксак иде. Моңа бәләкәй генә өлешем тия ала икән, мин бик шат, - дип тә өстәде ул.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ilsya-bdretdinova-100-bitlekne-tegep-betergn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X