erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иминлекне бергәләп тәэмин итик

Алдагы ялларда авылларда, Арчада Сабантуйлар уза.

Бәйрәмнәрнең иминлеге ничек тәэмин ителәчәк? Без әлеге сорау белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятовка мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, бәйрәмнәрнең иминлеген тәэмин итү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Без бу юнәлештә төрле хезмәтләр белән очрашулар, киңәшмәләр үткәрдек, аларның һәркайсы үз бурычларын яхшы аңлый. Район Сабантуенда халыкның иминлеген полиция, “Росгвардия“, шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре тәэмин итәчәк. Авыл сабантуйларында полиция хезмәткәрләре булачак.

Янгын куркынычсызлыгы, “Ашыгыч  ярдәм“ хезмәткәрләре дә дежур торачак.
Билгеле, бәйрәмнәрдә халыкның уяулыгы, игътибарлыгы да бик кирәк. Шикле нәрсәләр күрсәгез бу турыда полиция хезмәткәрләренә хәбәр бирү мөһим. Ата-аналар балаларны күзәтүсез калдырмасыннар иде. Бәйрәмнәр гадәттә су буйларында уза. “Казансу“ паркында, елгаларда су коену тыела.

Балалар батутта, карусельдә уйнарга ярата. Монда да сак булырга кирәк. “Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак  Касыймов эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәрде, куркынычсыз хезмәт күрсәтү буенча таләпләрне аңлатты.
Габделхак Касыймов белән дә сөйләштек.

– Батут, аттракцион, карусельләр белән эш итүчеләр кайда да булса теркәлгән булырга тиешләр, – диде ул. – Безнең районга килүчеләр вакытлы теркәлү үтәргә бурычлы. Алар мәйданда тиешле урында урнаштырылганнан соң хуҗалары миңа шалтырата, мин шунда килеп таләпләрнең үтәлгәнен тикшереп вакытлыча теркәлү уздырам.
Болар тикмәгә генә эшләнми, чөнки күңелсез хәлләр турында ишетеп торабыз. Оренбургта карусель ватылып күпме бала имгәнде. Берничә ел бездә дә батут авып өч бала зыян күрде, берсе инвалид калды.
Күреп торганыбызча, дөньялар тыныч түгел, көн дә хәвефле хәбәрләрне ишетеп торабыз. Газета укучыларыбыз да  тегенди-мондый хәлләр килеп чыга калса  сыену урыннары җитәрлекме икән, дип сорыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

батут

Әлеге сорауга Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрен тормышка ашыру бүлегенең Арча районы буенча әйдәп баручы киңәшчесе Кадыйров Роберт Минзаһир улы җавап бирде.
– Райондагы 225 күп фатирлы йортларның 180ендә подваллар бар. Аларда районның 30 меңләп кешесе урнаша ала, дип исәпләнә. Подваллары булмаган күп фатирлы йортларга гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кайда урнашачаклары күрсәтелгән белдерүләр эленде. Оешмалар, мәктәпләрнең үз подваллары бар.
Шәхси йортларда яшәүчеләр үз хуҗалыкларындагы базларда, идән асларында сыена алалар, – диде ул.

Подвал

2, 3 март көннәрендә районда гражданнар оборонасын оештыру, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре булып узды. Алар барышында халык белеп торырга тиешле кагыйдәләрне искә төшерделәр. Подвалларда хәвеф-хәтәрдән сыену урыны тапкан кешеләр өчен нәрсәләр (ризык, су, фонарьлар һ.б.) кирәклеге күрсәтелде.
– Сирена тавышы ишетелә калса, тизрәк телевизорны яки радионы кабызырга кирәк, – ди Роберт Кадыйров. – Анда нинди хәвеф-хәтәр барлыгы, нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатачаклар, шул киңәшләрне үтәргә тырышырга кирәк.

Без бу юлларны да кемнедер өркетү өчен түгел, ә белеп тору өчен язабыз. Сакланганны саклармын, дигән сүзләр мәңгелек алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев