erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Имтиханнар кабул итүләр бара

Теләге булган һәр кешене Габдулла Тукай исемендәге рухи үзәккә укырга чакырабыз

Арча үзәк мәчете каршындагы дини курсларда укулар ахырына якынлашты.

Район мәчетләрендә җаваплы чор башланды – дини курсларда белем алганнар имтиханнар тапшыра.

– Арча районының күп кенә авылларында мәчет каршындагы курсларда дини белем алучылар имтиханнар тапшырды. Шушы көннәрдә шәһәдәтнамәләр алу булып узды, – диде район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин. – Аллаһ алган гыйлем белән гамәл кылып, Аллаһка һәм халыкка хезмәт итеп яшәргә насыйп булсын!

Мәчет каршындагы дини курсларда укулар дүрт ел бара. Тәмамлаганнан соң шәкертләр махсус программага нигезләнеп төзелгән билетлар буенча имтихан тота. Һәрберсендә сира, ислам гакыйдәсе, фикх, тәҗвид, әхлак, татар иҗтимагый һәм дини фикер кагыйдәләре буенча алты сорау. Сорауларга җавап биргәннән тыш Корьәннән сүрә укырга кирәк була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа Кенәр, Носы, Иске Ашыт, Арчадагы Шәрыкъ мәчете, Югары Оры, Мөндештә имтиханнар алып, сертификатлар тапшырганнар инде.

Имтиханнар район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин, район мөгаллимәләр шурасы җитәкчесе Рая Фәтхуллина, зона җитәкчеләре, имамнар һәм укытучы катнашында үтә. Алар һәркайда яхшы әзерлекне билгеләп үтә. Шәкертләр сорауларга төгәл һәм дөрес җавап та бирәләр, Корьәннән сүрәне дә җиренә җиткереп матур итеп укыйлар.

– Теләге булган һәр кешене Габдулла Тукай исемендәге рухи үзәккә укырга чакырабыз, – диде Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре