erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иң аянычы – хатын-кызлар да бар

Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар саны, кызганыч, кимеми.

29 майда Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелде.
Анда административ хокук бозган җиде кешегә беркетмә төзелде. Әмма алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыккан бер кеше дә очрамады.
Бу күңелдә өмет уяткан иде әле. Әмма шушы көннәрдә генә безгә тагын бер мәгълүмат керде. 16 майда булган җәмәгать суды тагын алты  кешене Россия Федерациясе Хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип тапты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

9 апрельдә иртәнге дүрт туларга ун минутта Муса Җәлил урамында, 24 йорт янында ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәткәрләре 1984 елгы Павел Веселов идарә иткән “Киа Пиканто” автомобилен тоткарлый.
21 апрельдә төнге сәгать икедә Большая урамы, 77 йорт янында  “Датсун ОН-ДО” автомобилен йөртүче 1985 елгы  Рәмзия Сибагатуллина ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына эләгә. 
22 апрельдә кичке сәгать сигездә Яңа Кенәрдә Пионерская урамы, 37 йорт янында участок инспекторы 1971 елгы Рафик Зарипов идарә иткән “Шевроле Нива”ны тоткарлый. 
24 апрельдә иртәнге алтыда “М-7 Волга” автоюлының 57нче километрында, Киров шәһәренә керү юлында Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 1984 елгы Айдар Хәбиров йөрткән “Лада Гранта” машинасын туктата.
7 майда кичке җидедә Фабрика урамы, 10 йорт янында 1980 елгы Марат Шәймуллин йөрткән “Форд Фокус” машинасын тоткарлана.
9 майда  иртәнге дүрттә Комсомол урамы, 32 йорт янында 1999 елгы Азалия Рамазанова идарә иткән “Киа Серанто” автомобиле юл-патруль хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итә.
Һәр очракта да машина белән идарә итүчеләр руль артына эчкән килеш утырган була. Моның дөреслеген урында “Юпитер” махсус приборы нәтиҗәсендә ачык-лыйлар. Хәзер алтысына да 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Җәза моның белән генә бетми әле, алар  ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгыннан да мәхрүм ителә. Иң аянычлысы, араларында ике хатын-кыз да бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев