Иң яшь гармунда уйнаучы Ильяс Нуретдинов тальян гармуны белән бүләкләнде
Арча балалар сәнгать мәктәбенен уен кораллары бүлеге укучылары Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә узган X Төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап лауреат дипломнарына лаек булдылар.
"Мирас" гармунчылар ансамбле 1 дәрәҗә лауреат дипломына (җит. Гайнуллин Булат Марселевич, Яппаров Ирек Ильхамович);
Шарафиев Камиль (баян) - 1 дәрәҗә лауреат дипломына (җит. Ирек Яппаров);
Мингазов Самат (баян) - 1 дәрәҗә лауреат дипломына (җит. Булат Гайнуллин);
Вильданов Рамазан (баян) - 2 дәрәҗә лауреат дипломына (җит. Булат Гайнуллин);
Гайнуллин Шафагат (баян) - 3 дәрәҗә лаурет дипломына (җит. Булат Гайнуллин );
Нуретдинов Ильяс (гармонь) - 2 дәрәҗә лауреат дипломына (җит. Булат Гайнуллин);
Султанов Салават (гармонь) - 2 дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар (җит. Булат Гайнуллин).
Иң яшь гармунда уйнаучы укучыбыз Нуретдинов Ильяс (җит. Булат Гайнуллин) тальян гармуны белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев