erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иң мөһиме, үзе исән, дип сөенә ана

“Әни, мин кайттым”

Бирәзәбаш авылында яшәүче 23 яшьлек Фидаил Габдрахманов махсус хәрби операция барган зонада бер аягын югалта.

Әмма егет сер бирми, күңеле көр, кәефе яхшы. “Шушы көннәрдә Мәскәүгә барам, протез куйдырам, аннан эшкә чыгам”, – ди ул тулы бер ышаныч белән.

Фидаил белән очрашырга дип Бирәзәбашка бардык. Шул аралардагы туктаусыз яуган кар бу авылны да кызганмаган. Алдан аңлатып җибәргән юнәлеш буенча барып, авыл уртасына да җиттек, тауны да җилле генә мендек, дисәк... Аның тавы алда булган икән әле. Трактор үтәргә өлгермәгән, таудан машина түгел, җәяүле дә көчкә йөрерлек. Без барасы өй дә авылның икенче башында ук булып чыкты. Тәмам хәлдән тайдым.

Юк, бу юллардан зарланып язу түгел. Ике култык таягы белән йөргән бер аяксыз Фидаил ничек үтә икән бу урамнан? Аның өчен күңел борчылды. Әле үзен күрмәгән, телефоннан гына аралаштык. “Ике көн төшкә кадәр өйдә булмыйм. Арчага төшәсе бар. Документлар артыннан йөрим”, – дигән иде ул. Ничекләр барып, ничекләр кайтып җитте икән?

Ишек тавышына әнисе каршыга ук чыкты. Беренче булып аңа шул сорауны бирдем. Аннан бүлмә ишеге янында елмаеп басып торган Фидаилгә күз төште. Шуның кадәр чибәр, мөлаем, ягымлы карашлы егет. Тыйнаклыгы, сабырлыгы, кыюсызлыгы йөзенә үк чыккан. Йөзе, иреннәре елмайса да, күзләрендә сагыш. “Эх, бигрәк яшь бит”, – дип эчтән генә күңел өзгәләнде.

– Дуслары әйбәт аның. Алар бик булыша. Үзе укыган мәктәп укытучылары да ярдәменнән ташламый, – диде Илмира ханым.

Дуслар булу – зур байлык

Шундый дусларың булу үзе зур байлык инде. Мондый байлыкны акчага салып исәпләсәләр, Фидаилне миллионер, дияргә була.

Аның туганнан туган апасы безнең хезмәттәшебез.

– Әле армиядән кайтканына бер ел гына бит, – дип өзгәләнде ул энесенә мобилизацияләнеп махсус хәрби операция барган зонага китәргә повестка килүен белгәч, елый-елый озатты, аннан һәр көн түземсезлек белән хәбәр көтте.

Үзем шуларны искә төшерәм, үзем Фидаил белән сөйләшәм. Бүгенге көннән түгел, балачагыннан башладык сүзне. Дүртенче сыйныфны авылда укыганнан соң, бишенче сыйныфка Өчиле мәктәбенә китә ул. Анда тугызынчы сыйныфка кадәр укый.

– Минем укучым Фидаил, – диде Халидә Вафина. – Кыска вакытлы ялга кайткач, мине күрергә, дип авылга менгән. Арчага төшеп киткәнемне белгәч, мине эзләп Арчага кадәр төшкән. Шунда очрашып күрештек. Искиткеч тыйнак, акыллы укучым ул. Аның турында миндә бары җылы хисләр генә.

 Аннан егет Үрнәк агросәнәгать көллиятенең Арча филиалына укырга керә.

– Ике һөнәр үзләштердем, – диде Фидаил. – Ташчы һәм эретеп ябыштыручы. Эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Аннан армиягә алындым. Ивановода хезмәт иттем. Һава-десант гаскәрләрендә. Кайткач башта Казанда эшләдем, 2020 елның декабрендә мегафермаларга тимер конструкцияләр эшләү белән шөгыльләнүче “Техноарск” ширкәтенә эшкә урнаштым. Мобилизацияләнеп, шуннан махсус хәрби операция барган зонага киттем. 2022 елның 26 сентябре иде ул.

Тормышын саклап кала

Нәкъ тә бер елдан, 2023 елның 24 октябрендә ул миномет утына эләгә һәм каты яралана.

– Бер позициядән икенчесенә күчкәндә безне (биш кеше идек) квадракоптер күреп алды. Шунда ук координатларны күрсәтеп, хәбәр бирергә дә өлгергән, күрәсең, минометтан бәрә башладылар. Дүртебез яраланды, бер егет һәлак булды. Кукмараныкы иде, – диде Фидаил. – Аяк тулысынча яраланды, госпитальдә кисәргә туры килде. Мине башта Тарасовка, аннан Валуйка дигән шәһәрдәге госпитальгә салдылар. Шунда кистеләр. Аннан Белгородка җибәрделәр, биш көннән Мәскәүгә күчерделәр. Авылдашым Салават Шәмсетдинов та безнең ротада иде. Ул һәм үзебезнең рота егетләре булышты инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнисе Илмира ханым ике тапкыр Мәскәүгә госпитальгә бара.

– Бу көннәрдә улым протез куйдырырга Мәскәүгә китә. Мин тагын барам әле, үзен генә калдырмыйм. Рәхмәт, улым эшләгән “ТехноАрск” ширкәтеннән булыштылар, машина бирделәр, үзләре дә барды. Бу юлы да ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Аларга рәхмәттән башка нәрсә әйтергә мөмкин? Баласы өчен бөтен барлыгын бирергә әзер булган ана исеменнән көн дә рәхмәтләр укыйм үзләренә. Сүз уңаеннан әйтми кала алмыйм, аларның ярдәмнәре моның белән генә бетмәде. Фидаил киткәч, өйгә су керттеләр, бәдрәф ясадылар, мунчаның мичен алыштырып, төзекләндереп бирделәр. Исемнәрен дә языгыз – Нәҗип һәм Назыйм Гатауллиннар. Рәхмәтләр яусын, эшләре уңышлы барсын, минем улымны олылаган кебек аларны да олыласыннар, – диде ул. 

– Безгә яралануы турында әйтмәде дә ул, – диде хезмәттәшем. – Агачтан егылып төштем, аякны сындырдым, дип ялганлады. Борчырга теләмәде. Шикләндек. Ничек инде аякны сындырганга Мәскәүгә җибәрерләр икән? Шундый уй туды башта. Ныклап сорагач кына әйтми булдыра алмады. Әнисенә генә сиздермәскә кушты.

Үзе исән, дип сөенә

Әни йөрәге сизми каламы соң? Белеп алу белән Мәскәүгә китә Илмира.

– Исән-сау калды улым. Икенче тапкыр туды. Авыр хәлдә иде. Яу кырыннан бераз соңрак алып чыксалар, беткән булыр иде. Күпме кан югалткан бит ул. Гомере бетмәгән баламның, – ди ул. – Аягын кисүләре турында ишеткәч, иң мөһиме, үзе исән, дип сөендем.

Илмира  ханым дүрт баланы аякка бастыра. Казахстанда яши ул. Аерылып кайтканда олы кызы Нинага 14 яшь кенә була. Таня белән Женя сабыйлар гына әле.  Хәзер Нина әнисе янында яши, аның терәге, киңәшчесе, ярдәмчесе. Монда кайткач Илмира фермага эшкә керә һәм лаеклы ялга чыкканчы сыер сава. Яшьтән белгән егете Фирдинатка кияүгә чыга.

– Минем әни белән Фирдинатның әнисе дуслар булган. Без дә аралаша идек. Тик язмыш безне ул чакта аерды һәм яңадан очраштырды. Фирдинат өйләнмәгән иде, өч бала белән мине кияүгә алды, – диде Илмира. – Балаларны ул шунда ук үз итте. Кызлар да аны әти, дип якын күрде. Өчесен дә укытты, һөнәрле итте, кияүгә бирде. Колхоз өй биргән иде. Шунда яшәдек. Хәзер ул уртак балабыз Фидаил исемендә. Алты оныгыбыз бар. Фирдинат кына юк. Күптән вафат инде. 

Язмыш, язмыш... Кайларда гына йөртми, ниләр генә эшләми адәм баласы белән. Шул уйлар белән кырыйда кәнәфидә тыныч кына утырган Фидаилгә күз төшердем. Аның көтмәгәндә кайтып керү тархиы турында хезмәттәшем сөйләгән иде инде. Үз авызыннан да ишетәсем килде. Елмаеп куйды.

– Самолеттан төшкәч таксига утырдым да туганыбыз Илфира апаларга (хезмәттәшемнең әнисе) киттем. Буранлы вакыт. Кичке тугызлар тирәсе. Домофон төймәсенә бер бастым, ике, дәшүче юк. Аннан Илфира апа дәште. “Мин бу, Илфира апа”, – диюгә: “Хай, Фидаил”, – дип трубканы куйды да яныма йөгереп төште, – дип искә алды егет ул көнне.

Кулларында чәчәк бәйләмнәре

– Кич безгә шалтыраттылар. Видео аша. Янында Фидаил утыра. “Мәсәкүдә мин, Фидаил янында”, – ди Илфира. “Ничек анда булырга мөмкин, авырып торам, дигән иде бит”, – дип уйлыйм үзем. Шунда Фидаил: “Әни, мин кайттым”, – диде. Сөенүләремне белсәгез... Сүз белән генә аңлатып бетереп улмый.  Икенче көнне Фидаил өч чәчәк бәйләме белән кайтып керде. Үзе култык таяклары белән, үзе чәчәкләр турында да онытмаган. Артында иптәшләре. Алар булышкан. Ул көнне бездә бәйрәм булды.

Анысы үтеп китте. Шушы көннәрдә Фидаилне тагын бер зур сынау көтә – протез куячаклар. Боттан ук юк бит аягы, уңышлы гына була күрсен.

– Әйбәт үтәчәгенә ышанам, – диде Фидаил сабыр гына. – Мине үземнең оешмада көтәләр. Киләчәктә дә эретеп ябыштыручы булып эшләргә уйлыйм.

– Фидаил тыйнаклыгы белән үзенә җәлеп итте. Бик эшчән, булдыклы, тыңлаучан егет. Бөтен кушканны башкара. Даими әнисе белән элемтәдә тордык. Ул бездән берни сорамый, әмма без кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Әле күптән түгел генә Фидаил үзе дә эш урынында булып китте. Бик озаклап сөйләшеп утырдык. Протез куеп кайткач, үз урынына чакырдык. Хезмәт урынын саклыйбыз. Утырып башкара торган эш бирәбез, – диде “ТехноА торск” ширкәте җитәкчесе Нәҗип Гатауллин.

Редакциядән: Без Фидаил Габдрахманов белән 8 февральдә очраштык. 10 февральдә ул Мәскәүгә китте. Эш урыныннан машина биргәннәр. “Кайтканда да әйтерсең, самолетта азапланып йөрмә”, – дигәннәр. Нинди изге күңелле кешеләр бар бу дөньяда. Алар менә шулай авырлык килгәндә сынала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X