erid:2VtzquqpS7d
Җиңү паркында хәтер көне үткәрелде
Арча яңалыклары

Җиңү паркында хәтер көне үткәрелде

Хәтер киче...

Сугыш башланганга 82 ел. 22 июнь таңы кешелк җәмгыятен тетрәткән көн. Кичен шәмнәр белән Җиңү паркына җыелдылар. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, Форпост, яшьләр бүлеге, район ветераннар советы - бар да паркта иде. Сугышта әрәм булган солдатларны, сугыш ветераннарын тскә алдылар. Алар рухына дога укыдылар. Сугыш чоры балалары Илдус абый Сәгьдиев, Рая апа Фәтхуллина да килгән иде. Алар сугыш афәте турында сөйләделәр, ил-көннәребез тыныч булсын дип теләделәр. Хәтер киче бик дулкынландырды. Күпме кеше әрәм булган! Сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән. 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев