erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Җиңү поезды Арчага килде: хәтер, горурлык һәм бердәмлек бәйрәм

Хәтер яши икән — тарих та яши. Ә тарихын белгән халыкның киләчәге якты.

Быел Арча халкы истәлекле һәм дулкынландыргыч вакыйгага шаһит булды — районыбызга «Җиңү поезды» килеп туктады. Бу тарихи состав — гади поезд гына түгел, ә Бөек Ватан сугышы елларының рухын, батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләрен үзендә туплаган күчмә музей да, хәтер символы да.

Поезд станциягә килеп туктауга ук, мәйданда бәйрәм атмосферасы урнашты. Халык аны зур дулкынлану белән каршы алды. Күпләр өчен бу — үзләренең әби-бабалары кичергән авыр елларга бер мизгелгә генә булса да кайтып килү мөмкинлеге иде. Кулларына чәчәкләр тотып килгән өлкән яшьтәге кешеләрне күреп шундый фикер туды.

Поезд башында — сугыш елларындагы бронепоезд образын яңадан тудырган локомотив. Алты платформада — хәрби техника үрнәкләре урнашкан.

Танылган «Катюша», «полуторка», беренче джип — 45 мм 1937 елгы пушка белән җиһазландырылган ГАЗ-67Б, шулай ук танкка каршы пушкалары һәм, әлбәттә, безнең легендар «Т-34» танкы.

Составта шулай ук ике «теплушка» вагоны бар. Аларның берсендә сугыш чоры көнкүреш әйберләре белән композиция, ул еллар атмосферасына чумарга мөмкинлек бирә. Фронт хатлары, солдатларның шәхси әйберләре — болар барысы да тарихны тере итеп күз алдына китерергә ярдәм итте. Сугыш елларының авырлыклары, батырлыклары турында тагын да тирәнрәк белергә мөмкинлек бирде. 

Икенчесе исә чын кыр кухнясы белән җиһазландырылган, анда солдат боткасы пешерелә...Солдат киемнәре кигән вагон хуҗалары халыкны ботка белән сыйлады.

Чара вокзал каршында тантаналы концерт белән башланып китте. Сәхнәдә патриотик җырлар яңгырады. Һәр номер — батырлыкка дан, тынычлыкка мәдхия булды. Концертта район үзешчәннәре дә чыгыш ясады, поезд белән бергә концерт программасын оештырып та алып килгәннәр иде. Искиткеч чыгышлар булды ул. Кинолардан гына карап белгән сугыш елларындагы шатлыклы җиңү мизгелләрен хәтерләтте.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов Җиңү поездын каршыларга килүчеләрне бәйрәм белән котлады. 

Шулай ук дәрәҗәле кунаклар да килнән иде. Алар да чыгыш ясады. 

- Без күпме еллардан бирле тыныч күк йөзе астында яшибез икән, аны үзләренең тормышлары барәбәренә әти-бабаларыбыз яулап алды, илебезне немец фашистларыннан арындырды. Әмма бүген аларның "калдыклары" илебез тынычлыгын бозарга тели. Егетләребез тыныч тормыш сагында тора. Әмма беләбез -җиңү безнең якта булачак. 

Чыгышларда әнә шундый сүзләр яңгырады. Һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Бу чара Арча халкы өчен генә түгел, ә яшь буын өчен дә зур тәрбияви әһәмияткә ия. Ул безгә тарихны онытмаска, тынычлыкның кадерен белергә һәм илебез өчен көрәшкән батырларны хөрмәт итәргә кирәклеген тагын бер кат искәртте.

«Җиңү поезды»ның Арчага килүе — ул хәтерне яңарту, горурлык хисләрен көчәйтү һәм бердәмлекне ныгыту бәйрәме булды. Мондый чаралар киләчәк буыннарга тарих сабакларын тапшыруда бәяләп бетергесез роль уйный.

Хәтер яши икән — тарих та яши. Ә тарихын белгән халыкның киләчәге якты.

Тулырак газетабызның алдагы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре