Инвестор шундый булсын!
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Рамазанов 6 апрельдә «Заря» ширкәте инвесторы Закирҗанов Рәдиф Мөбарәкҗан улын 60 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, бүләк тапшырды.
Рәдиф Мөбарәкҗан улы хезмәт юлын хуҗалыкта баш хисапчы булып башлап, республика күләмендә танылган җитәкче дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән шәхес. Менә ун елга якын инде «Заря» ширкәтенең (Шурабаш, Шура, Байкал, Яңа Сәрдә авыллары) игелекле инвесторы. Бу еллар эчендә хуҗалык танымаслык булып үзгәрде: куәтле заманча техникалар кайтты, амбар хуҗалыгы яңарды, терлек тораклары яңартылды.
Игенчелек буенча зур үсешкә ирешелде, комлы туфракта көзге бодай игеп югары уңыш алалар. Иң мөһиме – халыкның рухы күтәрелде, ышаныч артты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев