Реклама
Арча яңалыклары
Инвесторлар Арча якларын үз итте
4 февральдә Утар Аты авыл җирлегендә хисап җыелышы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Җирлек башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева әйтүенчә, бу җирлектә хәзер 6 инвестор эшли. Алар ярдәмендә 320 ветеранга Өлкәннәр көнендә бүләкләр өләшенгән. Узган ел 10 бала туган, 11 кеше үлгән. Эшлим дигән кешегә эш урыннары бар, печәнне капка төбенә китереп бирәләр һ.б.
Җыелышта участок инспекторы, урман хуҗалыгы, ветеринария, янгын куркынычсызлыгы һ.б. хезмәтләр вәкилләре эчтәлекле чыгышлар ясадылар.
Район башлыгы Илшат Нуриев җирлектә күп мәсьәләләрнең уңай хәл ителүен билгеләп үтте, сорауларга җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев