erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Йомшак” яклар бүген дә үзен сиздерәме?

Укытучылар бәйрәме алдыннан өлкән һәм яшь буын педагоглары һәм булачак укытучылар арасында кара-каршы сөйләшү узды.

Арча үзәк китапханәсендә оештырылды ул. Әлеге бик эчтәлекле, мәгънәле һәм кирәкле чара “Педагогик системада “йомшак” яклар” дип аталды. ТНВ каналында барган “Таяну ноктасы” тапшыруы белән чагыштырыр идем мин бу очрашуны. Педагогика өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган чын профессионаллар фикер алышты, яшь буынга киңәшләр бирде анда. Спикерлар итеп ветеран укытучылар РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган укытучысы Илдус Сәгъдиев, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Шәфигулла Гарипов, Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Әлфия Төхфәтуллина, 10нчы балалар бакчасы мөдире Фәния Гыйззәтуллина, “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе советы җитәкчесе Лия Ильина, Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей директоры Максим Ильясов чакырылган иде. 

Ә икенче якта Арча педагогика көллиятенең дүртенче сыйныф студентлары, булачак балалар бакчалары тәрбиячеләре. Оештыручылар тырышкан, үзенчәлекле һәм проблемалы сораулар әзерләгән, җаваплар да  кызыклы иде. 
– Бүгенге көн мәгариф сис-темасы алдына килеп баскан иң төп проблемаларның берсе – кадрлар мәсьәләсе. Ни өчен яшьләр мәгариф системасына тартылмый? Шул юнәлештә укый, тик башка юл белән китә? Ә мәктәпләрдә укытучылар, балалар бакчаларында тәрбиячеләр, бала караучылар җитми. Тәҗрибәле педагог буларак әйтегез әле, моның сәбәбе нәрсәдә? 

Хезмәт хакы тиешле дәрәҗәдә түгел
Алып баручы Дилә Абдуллина бу соравын гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, озак еллар Арча педагогика көллиятен җитәкләгән, үз гомерендә төрле проблемалар белән очрашкан Илдус Сәгъдиевка бирде.
– Хәзерге вакытта укытучылар, тәрбиячеләрнең матди хәле, хезмәт хакы тиешле дәрәҗәдә түгел. Бу төп сәбәпләрнең берсе. Совет чорында ул заманына күрә зуррак иде. Бүген Татарстанда уртача хезмәт хакы 59 мең сум. Кайсы укытучы шуның кадәр ала?
Максим Ильясов. 36 сәгать булса, 50 мең сум алачак. 
– Элек укытучыдан да кадерле кеше юк иде, – дип дәвам итте Илдус Сәгъдиев. – Хәзер нәрсә булса да, укытучыны гаеплиләр. 
Шәфигулла Гарипов. Кадрлар мәсьәләсе элек тә бар иде. Үземне дүртенче курстан укытучы җитми, дип мәктәпкә укытырга җибәрделәр. Озак еллар завуч, директор булдым. Күңел биреп эшләүче кирәк. Балаларга белем, тәрбия бирәм, дигән кешеләр булсын иде. Шул очракта гына хезмәтенең нәтиҗәсе күренәчәк һәм кызыксыну уятачак.

Алып баручы булачак тәрбиячеләргә дә мөрәҗәгать итте: үзләштергән һөнәрләрен сайларлармы, башка юнәлешне үз итәрләрме? Тик, кызганыч, аның бу соравы җавапсыз калды. Сәбәбе? Димәк, тиздән диплом иясе булуга карамастан, алар әле ни өчен бу һөнәрне сайлауларын үзләре дә белми. Ә чыннан да укытучы булырга хыялланганнар, бәлки, көллияткә яки университетка керә алмый калгандыр. 
– Калыгыз безнең өлкәдә, килегез балалар бакчаларына, – диде аларга мөрәҗәгать итеп 33 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган унынчы балалар бакчасы мөдире Фәния Гыйззәтуллина.
Милли мәгариф турында да сүз барды чарада. Ничек үз мәдәниятебезне, телебезне, үз тарихыбызны бүгенге көн баласына җиткерергә? Иң беренче үз милләтеңне хөрмәт итәргә, тарихын белергә кирәклекне төшендерергә кирәк. Аны өйрәтүне кайдан башларга?
Дилә Абдуллина бу соравын Шәфигулла Гариповка юллады. Әмма ул башкаларда да кызыксыну уятты. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гаиләдән башларга кирәк
Шәфигулла Гарипов. Гаиләдән башларга кирәк. Татарча өйрәтергә. Өйдә татарча сөйләшергә. Башлангыч мәктәптә татар балаларын татарча укытырга. Шулай булса, тел дә онытылмый, гореф-гадәтләр дә искә төшә.
Илдус Сәгъдиев. Мәктәптә татар теле, әдәбият дәресләре бик кимеде. Безнең заманда китап уку зур бәхет иде. Уку гына түгел, соңыннан аның буенча фикер уртаклашулар да үткәрелергә тиеш. Нинди татар язучылары әсәрләре буенча фикер алышулар, конференцияләр үткәрелгәне бар?  Юк. Бу сорауга төгәл үзем дә җавап бирә алам.
Әлфия Төхфәтуллина. Әдәбият дәресләре юк. Беренче курста гына укыдык. Дүртенче курста чараларда катнашып кына өйрәнә алабыз.
– Укытучыдан да күп нәрсә тора бит, – диде китапханә хезмәткәре Гөлназ Минһаҗева.
Дилә Абдуллина. Мәгърифәтчеләр әйткән сүзләр хәзер актуальме? Замана баласы өчен ул кирәкме?
Шәфигулла Гарипов. Алар актуальлеген югалтмады. Бала белемле булырга тиеш. Мәгърифәтчеләр шул теманы күтәрә. Элек тә, хәзер дә белемле кешеләр кирәк. Бала хезмәт сөеп үсәргә тиеш. Хәзер хезмәт темасын күтәреп чыгалар. Өлкән буын хәтерлидер, безнең заманда айлар буе басуда бәрәңге ала идек. Аны бетерделәр. Бүген тагын физик хезмәт кертә башладылар. 
Мәктәпкәчә балалар учреж-дениеләре турында да сүз барды очрашуда. Әлбәттә инде, сорау Фәния Гыйззәтуллинага иде.
Дилә Абдуллина. Мәктәпкә барасы бала физик яктан чыныккан, сау-сәламәт, психологик яктан әзерлекле булырга тиеш. Бу юнәлештә сездә эш ничек куелган?

Буш урыннан башланып китми
Фәния Гыйззәтуллина. Мәктәпкәчә балалар учреждениесендә бала төрле яктан үсә. Без план төзибез һәм шуның нигезендә эш алып барабыз. Шул ук вакытта ата-аналар да балаларын әзерләргә тиеш. Без алар белән җыелышлар, осталык класслары, очрашулар оештырабыз. Көн саен балаларга уңышлары турында сөйләргә, шул ук вакытта кимчелекле якларын да исләренә төшерергә кирәк. Уртак көч белән көн саен башкарылган эш кенә җимешен бирә. Татар теленә килгәндә, балалар бакчасында да дәресләр кими. Әмма бездә татар телен искиткеч яхшы белгән педагоглар бар. Чаралар да күбесенчә татар телендә бара. Милли тәрбиягә дә, гореф-гадәтләргә дә зур игътибар бирелә. 
Балалар бакчасында да, мәктәптә дә, мөстәкыйль тормышка аяк баскач та бала бала булып кала. Тугызынчы сыйныфны гына  тәмамлап, педагогика көллиятенә укырга килгән балалар белән эшләве авырмы? 

Артык кайгыртабыз
Әлфия Төхфәтуллина. Бер белмәгән коллективка килеп керәсең. Элек шунда ук колхозга җибәрәләр, анда аралашу өчен мөмкинлек туа иде. Бәрәңге алырга бару ул бердәмлек, дуслык өчен кирәк булган. Менә шул җитми хәзер. Ата-аналар балаларын артык кайгырталар. Проблема шунда – балалар хәзер авырлыкларга, каршылыкларга күнекмәгән. Гел җиңел генә барып булмый, алар шуны аңларга тиеш. 
Октябрят, пионер, комсомол... Безнең чорның иң истә калган мизгелләре. 
Лия Ильина. Бөтен яңа әйбер – онытылып барган искеләре. Балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте балаларга, яшьләргә юл күрсәтүче, аларны берләштерүче оешма. Кеше булу, һәрчак хәрәкәттә булу, беренче булу ул бергә булуны, ярдәмләшеп яшәүне күз алдында тота. Төрле юнәлештә эш алып барабыз. Карашлар төрле, кызыксынулар да бер түгел. Кемдер волонтер, икенчесе яшь армияче. Әмма барысы бергә, бердәм.
Максим Ильясов Арчада сафка баскан һәм быел беренче укучыларын кабул иткән лицей белән таныштырды, аның мәктәптән нәрсә белән аерылуы турында сөйләде, кадрлар мәсьәләсенә тукталды.
Әнә шундый эчтәлекле, төрле мәсьәләләрне үз эченә алган мавыктыргыч чара булды, төрле проблемалар күтәрелде, алар буенча фикерләр алышынды әлеге чарада.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев