Иптәшләр... күрешүләргә ни җитә?!
«Сугышчан туганлык» оешмасы (җитәкчесе Сергей Баһаветдинов) үзенекеләрне онтымый.
Февраль ул безнең ай, дип әйтергә яраталар Әфганстанда армия хезмәте үткән ир-егетләр. Чөнки февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыккан ае. 15 февральдә. Шул көннән 37 ел үткән. Алар үз көннәрен билгеләп үтмичә калмыйлар. Быел алар шушы уңайдан, мәктәпләрдә очрашуларда булдылар, мәрхүм иптәшләренең гаиләләрендә барып, күчтәнәчләр өләштеләр, тирда мылтыктан ату ярышы оештырдылар, Арча үзәгендәге һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, иптәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар, Арча сәнгать мәктәбендә концерт карап, котлаулар, бүләкләр алып таралыштылар. Пөшәнгәрдә Әфганстанда һәлак булган Васыйл Әһлиуллин истәлегенә хоккей турниры үткәрелә. Мәрхүмнең каберендә дә булалар.
Корайванга барып, Сөембикә апа Гыйниятованың хәлен белделәр. Аның ире Самат абый 1987 елда бакыйлыкка күчте. Уллары Илдус Әфганстанда хезмәт итте. Мәрхүм инде. Сөйләшеп утырып, күчтәнәчләр биреп саубуллаштылар.
Арча Балык хуҗалыгында Әфганстанда хезмәт иткән Виктор Азизов гаиләсендә булдылар. Поч.Поник авылында Әфганстанда армия хезмәте үткәндә һәлак булган Фәнис Бикбаевның бертуганы Фәнәвил Бикбаев гаиләсенең дә, күчтәнәчләр калдырып, хәлен белеп чыгалар.
Шулай итеп, Әфганстанда армия хезмәте үткән ир-егетләр мәрхүм иптәшләренең гаиләләрендә булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев