erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ир-егетләр кеше сакламаса, кем саклар?

16 август көнне махсус хәрби операция барган зонага контракт төзеп Чулпан авылыннан Хәмзә Мусин китте.

Ерак юлга кузгалыр алдыннан аның белән безне йорты янында Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев очраштырды.

Капкадан кара күзлекле, ябык гәүдәле, олырак гына кеше чыккач, бермәл аптырап калдым. Сораулы күзләрем белән Русланга карадым.

– Әйе, шушы кеше, – диде ул мине сүзсез дә аңлап алып. – Бүген Хәмзә абыйны озатабыз.

Хәмзә Мусин нык адымнар белән безнең янга килде. Кайдан һәм нинди йомыш белән йөрүемне әйткәч, аралашырга каршы килмәде. Яшен сорарга уңайсызландым.

– Озата чыкмыйлармы әллә сезне? – дидем.

Гадәттә, күп кеше озатканга күнегелгән. Ә монда янында бер дусты гына. Хатыным белән без өйдә саубуллаштык. Яңгыр сибәли бит, – диде ул.

Хәмзә Мусин Үзбәкстанда Андижан шәһәрендә туып-үскән, яшәгән. 2003 елда бу якларга күчеп кайткан. Башта Биектау районында, аннан Иске Чүриледә торган. 2019 елдан Чулпанда яши.

– Әтием чыгышы белән Әтнә районының Олы Мәңгәр авылыннан. Анда кайткалап йөри идек. Әти туган нигезе белән араны өзмәде, – диде ул. – Ә мин Андижанда үстем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң балта остасы булып эшләдем. Бурятиядә армиядә хезмәт иттем. Өйләндем. Тик балабыз булмады, аерылыштык. Монда кайткач тагын өйләндем. Бу юлы да тормышым барып чыкмады. Әмма минем бу хатынымнан кызым бар. Галиягә 13 яшь. Тугыз ел инде Әлфинур белән яшим. Ул Донецкидан.

– Сез олы яшьтә бит инде. Ничек контракт төзеп махсус хәрби операция барган зонага китәргә булдыгыз?

– Әйе, миңа октябрьдә алтмыш яшь тула. Күптәннән җибәрүләрен сорап йөрдем инде. Йөри торгач, үз дигәнемә ирештем, – диде Хәмзә Мусин. – Сәбәбенә килгәндә, мин Россиядә яшим бит. Ничек аның язмышына битараф калырга була? Төп сәбәп шул. Аннан акчасы булу да начар түгел. Алимент буенча әҗәтләрем күп. Шуларны түләп бетерергә була.

– Туганнарыгыз каршы килмәдеме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Булды инде... Тик мин үз сүзләрем, гамәлләрем өчен җавап бирерлек яшьтә. Армиядә булдым. Кулга мылтык тотмаган кеше түгел. Үз көчемдә булганда, нигә илебез тынычлыгы өчен көрәшмәскә?

Шунда түзмәде, өйдән хатыны Әлфинур да чыкты. Елап шешенеп беткәндер, дисәм, юк, иренә хәтта борчылуын да сиздермәде.

 – Ул ир кеше бит. Ир кеше туган илен сакламаса, кем саклар? – диде Әлфинур ханым. – Исән-сау гына йөрсен. Мин үзем Донецкидан. Атыш вакытында бөтен туганнарым һәлак булды. Бөтенесе шунда зиратта ята. Үзем әти-әнинең туган ягына кайттым. Алар Балык Бистәсе районыннан. Өйләнешкәч, шул якларга киткәннәр. Әти шахтада эшләгән. Гади эшче гаиләсеннән. Төпләнеп калганнар. Шунда тудым, шунда үстем. Андагы хәлләрнең нәрсә икәнен беләм.

– Балачагымнан диндә мин. Биш вакыт намазны калдырганым юк, – диде Хәмзә Мусин. – Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән җиңү яулап исән-сау кайтырга язсын.

Әлфинур ханым авыл җирлеге башлыгының шунда булуыннан файдаланып, кышка утын булмасмы икән, дип сорады.

– Борчылмагыз, утын белән тәэмин итәбез, – диде Руслан Гәрәев. – Нинди соравыгыз, үтенечегез бар, үземә мөрәжәгать итегез. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Татарстанда РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә социаль түләүләр өч тапкыр артты.

Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,7 миллион сумга җитә. Ул республикадан, РФ Оборона министрлыгыннан, районнан бирелә торган түләүләрне кушып исәпләнә.

Аларны махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да алачак. Республикада хәрби контракт төзергә аларны да җәлеп итәләр. Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибар үзәгендә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев