Җир ял итәргә тиеш
Редакциягә шалтыраттылар. Үзен Әминә апа, дип таныштырды.
--Шалтыратуым шуңа, -- дип сөйләде Әминә апа. -- Бу нинди хәл инде, бакчадан бәрәңге алып бетерүгә я арыш, я горчица чәчәчләр. Элек--электән ата--бабалар бәрәңге алгач, җирне язга кадәр ял иттергәннәр. Ярар, арыш белән горчицаның файдасы да булсын, ди. Әмма зыяны да бар аларның. Туфракның файдасын да үзләренә ала бит алар. Нәрсә хисабына үсә соң алар?! Ашны шул җирдән ала бит инде алар! Бәрәңге алгач, җир ял итсен...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев