erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иртәгә Татарстанда һава торышы бозылуы көтелә

Иртәгә, 2 гыйнварда, Татарстанда көнбатыштан килгән циклон йогынтысында һава шартлары начарлану көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

 

Республикада көн болытлы булачак. Иртән һәм көндез урыны белән, Казанны да кертеп, көчле кар явачак. Моннан тыш, иртән һәм көндез урыны белән (шулай ук республика башкаласын да кертеп) буран чыгарга, буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараерга мөмкин. Кайбер урыннарда бозлавык барлыкка киләчәк.

Көньяк-көнчыгыштан искән талгын җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Вакыты белән җилнең секундына 15-16 метрга кадәр көчәюе көтелә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Республикада төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4..-9, көндез -1..-6 градус (Казанда -2..-4 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында Татарстанда температура фонының түбәнәюе (төнлә -26, көндез -19 градуска кадәр) көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X