erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иске Ашытның “Саяра” һәм Кышкарның “Нур” халык театрлары арасында булган дуслык җепләрен дуслык күпере тагын да ныгыткан

Дуслык күпере шәһәрләр, илләрне генә түгел, бер районда иҗат итүче театр-ларны да берләштерә

Иске Ашытның “Саяра” һәм Кышкарның “Нур” халык театрлары арасында булган дуслык җепләрен дуслык күпере тагын да ныгыткан.
Беркөн безгә Иске Ашыттан “Саяра” халык театры режиссеры, Татарстанның халык артисты җырчы Фердинанд Фәттрахманов шалтыратты.
– Башта “Нур” халык театры чакыруы буенча Кышкарга бардык. Ике театр да спектакльләрдән өзекләр күрсәтте, чыгышларын җыр, биюләр белән баетты. Бик күңелле һәм эчтәлекле очрашу булды ул, – диде Фердинанд Фәттрахманов. – Бәйрәм ашы – кара-каршы, диләр. Аннан мин аларны үзебезгә чакырдым. Очрашу бик күңелле үтте. Шулай ук ике яктан да спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде, чыгышлар җыр, биюләр белән баетылды. Соңыннан чәй өстәле артында аралашуны дәвам иттек. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фердинанд Фәттрахманов – танылган җырчы. Казанда яши. Әнисе Саяра ханым оештырып җибәргән театрның уты сүнмәсен, тагын да ныг-рак янсын, театр сөючеләрне сөендерсен өчен ул көченнән килгәннең барысын да эшли. Казаннан кайтып йөреп, үзенең театрга бирелгән, аннан башка яши алмаучы артистларын туп-лап, яңадан-яңа спектакльләр өйрәтә, үзе дә сәхнәдә уйный. 
– Әни гомерен мәдәнияткә  багышлады. Бөтен җаны-тәне белән бирелеп төрле чаралар оештырды, үзе дә сәхнәне гөрләтте. Аның эшен дәвам итүне мин үземнең бурычым, дип саныйм. Үзе оештырган иҗат җимешенең таралмыйча, горур атлап алга баруын, сәхнәгә яңадан-яңа спектакльләр чыгаруын, уңышларга ирешүен күреп сөенеп ятсын, – ди ул.
Режиссер буларак ул театр тормышына үзгәреш кертергә теләгән. 
– Театрлар арасында үзара аралашу кирәк, минемчә. Кышкарга бардык, авыл халкын сөендердек. Яраттылар, алкышларга күмделәр. Аннан авыл халкы өчен яңалык та әле ул. Безгә “Нур” халык театры килде. Яңадан үзара чыгышлар белән алыштык. Тамашачыга бик ошады, – диде Фердинанд. – Районда халык театрлары берничә. Шуңа киләчәктә алар белән дә элемтәгә чыгып, ике арада дуслык күпере урнаштыру турында уйлыйм. Кабул итеп алырлар дип өметләнәм.
Әнә шундый тынгы белмәс, үз эше өчен янып-көеп йөрүчеләр күбрәк булсын иде ул. Ә без “Саяра” халык театрына, шәхсән Фердинанд Фәттрахмановка әлеге башлангычларының дәвамлы булуын һәм уңышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев