erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иске Чүриледә көрәштеләр

Нәтиҗәләр.

 Иске Чүриле мәктәбе спорт залында “Яңарыш” агрофирмасы җитәкчесе Садыйков Илгизәр Минневалиевич призына көрәш ярышлары үткәрелде.
Ярышта районыбыз мәктәпләреннән 112 яшь көрәшче катнашты.
Ярышның ачылу тантанасында Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрифҗан улы да катнашты һәм ул ярышның иганәчесе Садыйков Илгизәр Минневалиевичка көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән кул сәгате тапшырды.
Иске Чүриле мәктәбе көрәшчеләре: Татарстан республикасы призеры Хәсәнов Марат, район ярышларының һәм районара турнирларның күп тапкырлар җиңүчеләре Адель Галиев, Радил һәм Алан Зыятдиновлар, Кәрим Акуловның әти-әниләренә “Арча” спорт мәктәбенең рәхмәт хаты тапшырылды.
Көрәшләр 2 җиңелүгә кадәр барды. Җиңүчеләргә медаль, грамота һәм иганәче тарафыннан әзерләнгән акчалата бүләкләр тапшырылды. Мәктәпләр арасында 1 урынны Иске Чүриле мәктәбе командасы алды. 2 урында Лесхоз мәктәбе, 3 урында Наласа мәктәбе, 4 урында Курса-Почмак мәктәбе командалары. Котлыйбыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре