erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иске Иябашта – джунгли!

Элина Сәләхетдинова Дүшәнбе шәһәрендә туган, Мәскәүдә яшәгән. “Табигатьне бик яратам, Арча районының Иске Иябаш авылында төпләнеп тропик үсемлекләр үстерү белән шөгыльләнергә булдык“ , - диде ул.

Менә без шул теплицалар буйлап сәяхәт итәбез. Элина сөйли дә, сөйли. 100дән артык тропик үсемлек бар, ди. Һәрберсенең исемен белә. Биредә бар да кыргый табигатьтәгечә – орлыкларны түтәлләргә сибәләр генә, шунда тишелә алганы тишелеп үсә. Агу-химикатлар, ашламалар кулланмыйлар. Үсемлекләр авыруларга, бөҗәкләргә каршы үзләре көрәшә. Безне бигрәк тә кышкы салкыннарга чыдамлыклары гаҗәпләндерде.

Чүп үләннәрне дә утамыйлар. “Помидор – безнең өчен чүп“, - дип кенә җибәрәләр. Алар эт эчәгесе кебек үсә, теплица эчендәге кечкенә сазлыкларга тартыла. Җимешләре су эчендә кызара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Социаль челтәрләрдән Иске Иябашта шундый экзотик урын барлыгын белеп волонтерлар да күп килә икән. “Мин Һиндстаннан кайтып төшүгә шундый урын барлыгын белеп бирегә килдем, - ди волонтер Анастасия. - Бер атна инде су сибешәм, башка эшләрдә булышам“.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев