erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иске Иябаштан Гөлфия Абдуллинага 90 яшь тулды

Авылдашым Минсәриянең (Айваннан) нинди гаиләгә килен булып төшкәнен күрергә насыйп булды. Матур, чиста йорт.

Авылдашым Минсәриянең (Айваннан) нинди гаиләгә килен булып төшкәнен күрергә насыйп булды. Матур, чиста йорт. Өстәл тулы сый--нигъмәт. Ире Сәүбән белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ишегалды тулы мал--туар. Кайнанасы Гөлфия апа да сөбханалла, аягында йөреп тора. Юбилеена оныклары җыелышкан.

Иске Иябаш кызы Гөлфия авылдашы Сәфәргә кияүгә чыгып озак тормаган. Улы Сәүбән белән әти--әнисе янына кайтып киткән. "Әти--әнием белән бик тату яшәдек, -- дип сөйли. -- Хәзер шул вакытларны уйлап утырам". "Мин кияүгә килгәндә әнинең әнисе дә исән иде әле, -- дип сөйли Минсәрия. -- 10 еллап ике әби белән яшәдек. Рәхмәт, балаларны карарга булыштылар. Минем кызулык бар, Гөлфия әни дәшмәс иде. Сабыр кеше." Гөлфия апалар 4 кыз үскәннәр. "Бер малай булган. Яшь бала вакытта үлде. Әти баланы, үлгәч тә күтәреп йөрде әле. Малай кадерле булгандыр инде... Элек балалар үлә иде. Кызлар да... Мин үлмәдем..."

Гөлфия апа колхозда атлар карый, бозаулар да, төрле эшләр башкара. Стажы 40 елга тула. Улы Сәүбән таркторда эшли. 67 яшьтә булса да, бүген дә эшли әле ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлфия апаны 90 яшьлек юбилее белән Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе урынбасары Рәзинә Ризванова котлады. Ул юбилярга Президент В. Путинның, район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк, чәчәкләр тапшырды. Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргат Сираҗетдинов шулай ук бүләкләр, чәчәкләр белән юбилярны котларга килгән иде. Күңелле итеп сөйләшеп утырдык. тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X