erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иске Кырлайдагы янгын бар нәрсәне юкка чыгарган. Ярдәм кирәк

Өе дә яшәрлек түгел.

Кичә Иске Кырлай авылында Яхиннар гаиләсендә янгын булды. Ут аларның бар нәрсәләрен юкка чыгарган. Ул лапастан чыккан. Кинәттән генә. Һәм бик тиз арада лапас янып та беткән. Мал-туарларны да алып чыга алмаганнар. Янгын сүндерүчеләр дә килеп җиткән, авыл халкы да ярдәмгә ашыккан. Тик... ут өйгә дә күчкән. “Өе дә яшәрлек түгел. Авылда кеше яшәмәгән бер өй бар иде. Хуҗаларны шунда күчерделәр”, - диделәр.

Гөлшат апа гомер буе мәктәптә эшләде. Хәзер лаеклы ялда. Бу көнне ул Казанда булган. Кызы белән оныклары тәрәзә аша чак чыгып калганнар.

Менә шулай бу гаилә бернәрсәсез калды. Халик абый исән булса... Зур терәк булыр иде дә. Хәзер алар сезнең ярдәмгә мохтаҗ, изге күңелле кешеләр. Бекләбез, ярдәм сорау өчен вакыты да ул түгел. Тик... шәфкатьлелек беркайчан да югалмый бит ул.

Булышырга теләүчеләр өчен. Сбербанк 4276 6200 4151 6323

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев