erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ислам – мәрхәмәтлек дине

– Ислам – мәрхәмәтлек дине. Экстремизм белән ислам арасында бернинди мөнәсәбәт юк. Экстремизм ислам динендә чагылыш тапмый

Арчада “Экстремизмга – юк! Ислам – мәрхәмәтлек дине” айлыгы кысаларында велосипед узышы узды. Дөрес, биредә максат финишка беренче килү түгел иде. Барысы бергә җайга гына бардылар.

Велосипед узышы үзәк мәчет яныннан башланып китте. Беренче чиратта анда Арча районы һәм Арча шәһәре имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин вәгазь укыды.

– Ислам – мәрхәмәтлек дине. Экстремизм белән ислам арасында бернинди мөнәсәбәт юк. Экстремизм ислам динендә чагылыш тапмый, – диде ул үзенең чыгышында.

Аннан велосипедчылар юлга кузгалды. Беренче булып алар Шәрыкъ мәчетенә таба юнәлделәр. Аның яныннан үтеп, картлар йортына юл алдылар. Шунда тукталыш та ясадылар. Өлкәннәр янына кереп, аларның хәлләрен белделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Олыларга хөрмәт күрсәтмәгән, кечеләрне кече итмәгән безнең өммәттән булмас, – диде Әмир хәзрәт хәдистә әйтелгән сүзләр белән.

Велосипедчылар өчен киләсе тукталыш – көнбатыш мәчете. Биредә алар тәм-томнар белән чәй эчеп алдылар. Велосипедта узыш әнә шулай күңелле тәмамланды.

– Велосипедта узышны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизовка, Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләренә, шулай ук барлык катнашучыларга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм, – диде имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X