erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

ИСЛАМ – СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ

Яңа Кенәрдән Фәрит Вафин яза.

   Кешенең сәламәтлеге һәм рухи кыйммәтләр җәмгыятьтә шундый тизлектә   җимерелеп барса, милләт буларак сакланып калырбызмы, сәламәт җәмгыять төзи алырбызмы? Бигрәк тә балаларның сәламәтлеге аяныч хәлдә. Россиядә балаларның 50%ы психик тайпылышлар белән туа. 35%ы туганда ук физик яктан авыру була.

Сау-сәламәт шәхес булу өчен, организмның бөтен мөмкинлекләрен дә файдалана алырлык дәрәҗәдә белем һәм күнекмәләргә ия булырга кирәк. Шундый мөмкинлек бар, ул — сәламәт яшәүгә бөтен тулылыгы белән өйрәткән ислам тәгълиматы.

 Еш кына исламны намаз уку, ураза тоту кебек гыйбадәтләр белән тиңләштерәләр. Билгеле, динебезнең баганасы булган бу гамәлләрдән башка кешене мөселман дип исәпләп булмый. Ләкин динне тормышка беркетелгән бер өстәмә әйбер рәвешендә генә кабул итәргә ярамый. Ислам һәртөрле дәүләт программаларыннан өстен, чөнки анда ышану, инану бар, Аллаһтан курку бар. «Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, — ди Пәйгамбәр (с.г.в.). — Берсе — вакыт, икенчесе — сәламәтлек».

Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган — саулыгын да биргән. Биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен Пәйгамбәребез (с.г.в.) аркылы ирештергән. Ул үзенең хак сүзе булган Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләргә этәрә.

 Ислам сүзе «әсләмә» дигән фигыльдән алынган, ул “буйсыну” дигәнне аңлата. “Сәламәтлек” сүзе дә шушы фигыльдән ясалган. Аллаһы Тәгаләгә буйсынмыйча сәламәт булып булмый. Кыямәт көнендә кешедән соралачак беренче нигъмәт — сәламәтлеге булачак. Аңа: «Мин синең тәнеңне сәламәт итмәдеммени?» - диеләчәк. Сәламәтлек дигәндә тәндә авыруларның юклыгы гына күздә тотылмый. Исламча сәламәтлек — ул рух тынычлыгы һәм тормышта бар яктан иминлек дигән сүз. Исламда җан тынычлыгы тән сәламәтлеге белән бергә үрелеп бара. Болардан башка гаилә, җәмгыять, дөнья һәм ахирәт сихәтлеге була алмый. Безнең җәмгыятьтә исә бүген сәламәтлек тәндәге төрле авыруларны дәвалауга гына кайтып кала. Ә ислам дине сәламәтлекне саклауны дөрес туклануда, хезмәт итүдә, киенүдә, йоклауда, ял итүдә, җенси мөнәсәбәтләрдә Аллаһы Тәгалә кушканнарны төгәл үтәп яшәүдә күрә.

 Сәламәтлекнең нигезе — дөрес туклану. Шәригатебез буенча кеше өстәл яныннан тамагы туймыйча торып китәргә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә — аш, икенче өлешенә — су, өченче өлешенә — һава. «Кайсы дәва яхшырак?» — дигән сорауга табиблар да: «Ашыйсың килеп тә, ашаудан туктау», — дип җавап бирә. «Пәрдә» сүрәсенең 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз. Чынлыкта Аллаһ исраф кылучыларны яратмый», — ди.

Шәригать белгечләре фикеренчә, бу ике җөмләдә кешенең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле бөтен нәрсә хакында да әйтелгән. Туйганнан соң ашау — исраф. Динебездә һәрбер исраф — хәрам, тыелган гамәл. Күп ашау акылга, әдәпкә дә кимчелек китерә. Кешенең акылы кими, холкы бозыла, юк-бар нәрсәләрдән курка башлый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге», — ди.

Революциягә кадәр татар халкының туклануы сәламәтлек өчен файдалы булган. Бигрәк тә авылларда җанга да, тәнгә дә зыянлы әйберләр ашамаганнар. Революциядән соң хәл үзгәрә. Динне бетерү нәтиҗәсендә хәләл ризык урынына хәрам көчәя. Социализм вакытында татарларның өстәл түренә аракы белән дуңгыз ите менеп утыра. Нәтиҗәдә, тәне хәрамнан җыелган сәрхүшләр кавеме барлыкка килә.

Алкоголь куллануның зарары турында күп сөйләп тору мәслихәт түгелдер, чөнки без аны көн дә үзебезнең күзләребез белән күреп торабыз. Мөхәммәд (с.г.в.): «Исертә торган эчемлекләрдән сакланыгыз. Монда бернинди дә шик юк, ул гөнаһларның һәм золымнарның чыганагы»,-дигән. Хәмернең хәрамлыгы — аның составында түгел, ә бозыклык чыганагы булуында.

«Әгәр берәү хәмер эчсә, иманы аны ташлап чыгар», — дигән хәдис бар. Димәк, аракы эчкән кеше — башка кешеләр өчен дә бәла-каза, куркыныч чыганагы. Исерек хәтта үзенең әти-әнисенә, балаларына карата да җинаять эшләргә мөмкин. Шуңа күрә ризыкның хәләллеген кайгырту ул — киләчәк буынны кайгырту дигән сүз.

Кеше аз хәрәкәтләнсә, ризык тулысынча үзләштерелми, организм шлаклар белән тула. Аз хәрәкәтләнү бүген заман чиренә әйләнеп бара. Халыкта: «Хәрәкәттә — бәрәкәт», дигән әйтем бар. Бүгенге мәктәп балаларының күбесе, хәрәкәт җитмәү аркасында, остеохондроз, артропатия, сколиоз, яссы табанлылык, симерү кебек чирләрдән җәфа чигә. Мәктәптә физкультура дәресләре санын арттырып карыйлар, сәламәтлек сәгатьләре кертәләр, дәрес саен физкультминуткалар үткәрәләр, күптөрле спорт секцияләре эшли — әмма сизелерлек нәтиҗә юк. Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре «Сәламәтлекнең нигезендә намаз уку тора», дигән фикергә этәрә. Баш мие эшчәнлеген җиргә иелү нәтиҗәсендә яхшыртырга була. Күп мәртәбә иелү, ягъни Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән сәҗдә кылу нәтиҗәсендә баш миенең кан тамырлары ныгый һәм тыгызлана. «Сәҗдәгә төшү генә дә йөздән артык чирдән арынырга ярдәм итә», дип белдерә гомумсәламәтләндерү үзәкләре.

 Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, гомер буе биш вакыт намазын укыган кешенең битләре — нурлы, сыннары — туры, зиһеннәре яхшы була, чөнки актив физик тормыш белән яшәү балалар тәненең барлык өлешләрен гармоник рәвештә үстерә һәм олыгайгач та яшьлек сыйфатларын саклау мөмкинлеген бирә. Намаз — кешенең күңелен тулысынча пакьләндерүче гамәл булып тора, калебен йомшарта.

 Бүгенге мәктәп балаларының сәламәтлеген саклауда киемнең әһәмияте бөтенләй исәпкә алынмый. Башка яулык бәйләп йөрүне генә алыйк. Безнең җәмгыятьтә ул негатив күренеш кебек санала. Әмма яулык ул — профилактика һәм дәвалану чарасы да. Баш киеме киеп яки яулык бәйләп йөрү баш авыруларыннан, суык тиюдән, чәч коелудан саклый. Аллаһыга ышанып, башны ябып йөрү кешене төрле чирдән дарусыз дәвалый.

Мәктәпләребездәге кыз балаларны күрегез: аларның күбесе ярымшәрә: үтә күренмәле кием-салым, кыска итәкләр, кысып торган джинсылар, кендек ачык, чәч-баш тузган. Бүгенге кызларны гаурәтләрен каплап киендерү мөмкин түгел. Чөнки алар үзләре дә, әти-әниләр дә шәрә йөрүнең гөнаһ икәнен белми.

Сәламәтлек турында сөйләгәндә ураза турында әйтми калу мөмкин түгел. Чөнки хәзер киң таралган авыруларның кайберләрен ураза тоту белән дәвалыйлар. Ураза — ихтыяри ач торуның иң яхшы үрнәге. Ул — сәламәтлекне саклау өчен генә түгел, ә бәлки авыруларны дәвалау өчен дә файдалы гамәл. Ураза тоткан кешенең тәкъвалыгы ныгый. Ураза нәфесне чикли, кешенең күңеле сафлана, сабырлыгы арта. Уразаның асыл мәгънәсе — һәм рухи һәм җисми яктан пакьлану. Ач бәдәндә йөрәк бер чама белән эшли, акыл тынычлана, күз үткерләнә! Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!» — дип, юкка гына әйтмәгән шул.

Бүгенге икътисадый тотрыксызлык, җәмгыятьтәге һәм мәктәптәге реформалар кешене даими психик киеренкелектә, стресс халәтендә яшәтә. Ә стресслар бик күп чирнең килеп чыгуына сәбәп булып тора. Стресс яман шеш күзәнәкләре үсүенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, стресс йөрәк-кан тамыры авыруларына, диабет, инсультка китерә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: «Артыгын борчылу — гөнаһ!» — дигән хәдисен истән чыгармаска кирәк. Ни өченме? Азрак борчылу — битараф булмау. Кайгы-хәсрәткә бирелү — аерым бер рухи өлеш кенә. Чамасыз шатлану, куану да чирләр тудырырга сәләтле, ягъни нинди генә стресс булмасын, ул кеше сәламәтлеге өчен зыянлы. Шуңа күрә һәрчак үзеңнең психикаңны тотрыклы тотарга өйрәнергә кирәк. Моңа ирешүдә Ислам дине ярдәм итә.

Фәрит Вафин

Арча районы, Яңа Кенәр авылы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре