erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ислам хезмәттәшлек оешмасы яшь дипломатлары Казанда очраша

12–16 майда Казанда Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең яшь дипломатлары X форумы узачак. Юбилей чарасы халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга һәм яшьләр арасында ышанычлы элемтәләр булдыруга юнәлтелә.

Казан тагын бер мөһим халыкара вакыйганы кабул итәчәк. Быел ун еллык тарихын билгеләп үтүче Яшь дипломатлар форумы Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрдән һәм Россиядән 60тан артык катнашучыны берләштерә. Чарада тышкы сәясәт ведомстволары вәкилләре, дәүләт органнары хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм халыкара экспертлар катнашача, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Форум традицион рәвештә “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисади форумы кысаларында уза. Еллар дәвамында ул рәсми протокол чикләреннән чыгып, эшлекле аралашу мәйданына әверелде.

Быелгы очрашуның төп темасы – “Яшьләр дипломатиясе һәм Россия – Ислам дөньясы арасында цивилизацияара диалог”. Эшлекле программа берничә әһәмиятле юнәлешне колачлый: гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәниятара багланышлар, “горизонталь дипломатия” төшенчәсе, Евразия киңлегендә партнерлык мөмкинлекләре, шулай ук санлы технологияләр чорында дипломатиянең үзгәреше.

Форумның рәсми ачылышында Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның видеомөрәҗәгате яңгыраячак. Чарада шулай ук дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, яшьләр сәясәте вәкилләре, дипломатик корпус вәкилләре чыгыш ясаячак. Академик җәмәгатьчелекне МГИМО галимнәре тәкъдим итә.

Программа кысаларында рәсми дискуссияләрдән тыш, мәдәни һәм социаль чаралар да каралган. Катнашучылар Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашачак, Казан укучылары һәм студентлары белән аралашачак. Шулай ук яшь пешекчеләрнең халыкара турнирын карау, дуслык футбол матчы үткәрү планлаштырыла.

Аерым игътибар социаль акциягә бирелә: ул татар әдәбияты классиклары – Муса Җәлил һәм Кави Нәҗми исемнәре белән бәйле. Бу чара катнашучыларны төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы белән таныштыруга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев