Ишле гаилә – эшле гаилә
Авылда күп балалы, ихтирамга лаек гаиләләр шактый булса да, Хәбибрахманов Рөстәм абыйлар гаиләсе турында тәфсилләп, тулырак язасым килә.
Ике туган тынышып яши алмаган бу заманда, бер-берсе өчен җан атып торучы туган җанлы, бердәм, кешелекле булулары белән аерылып торучы балалары турында белгәннәремне сезгә дә җиткерергә булдым. Олы уллары Мөхәрләм белән яшьтәшләр, сыйныфташлар булуым да, аннары Рөстәм абый белән күп еллар Шекә бригадасында бергә эшләвем дә бу гаиләне яхшы белүемә этәргеч булгандыр дип уйлыйм.
Хәбибрахманов Рөстәм Фәтхрахман улы 1925 елда Казан шәһәрендә туа. Соңрак әти-әнисе белән авылга күченеп кайталар. 1943 елда сугышка китә. 1944 елның маена кадәр Япония чигендә хезмәт итә. Ижевск шәһәренә күчереп, станоклы пулеметтан атарга өйрәтү курслары узгач, сержант исемен бирәләр. 6 айлык әзерлектән соң Минск шәһәренә җибәрәләр. 1944 елның декабрендә Польша җирләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Көнчыгыш Пруссиядә, Мариенбург шәһәрен азат иткәндә каты яралана, 3 ай госпитальдә ятып чыга һәм 1945 елда авылга кайтып төшә.
Бу гаиләгә тирәнтен кереп киткәнче, сүземне Рөстәм абый белән Миңзифа апаның ничек танышып кавышканнарыннан ук башлыйм әле. Бергә эшләгән чакта бу гаилә белән якыннан аралашкач, төрле кызыклы мизгелләр, тарихи истәлекләр, матур хатирәләр турында күп ишетергә туры килде. Рөстәм абый белән Миңзифа апаның ничек танышканнары исемдә сакланган. Аларның көлешеп сөйләгәнен сезгә дә языйм әле.
– Сугыштан кайткач, Кенәргә исәпкә керергә бардым. Ул вакытта җәяү йөрү инде. Кенәр юлы белән уйланып барам. Каршыма сылу гәүдәле, бик чибәр кыз килә. Кыюсыз гына исәнләшеп узып китте бу, – дип сөйли Рөстәм абый. – Кенәрдә эшләремне бетереп, кайтып киләм, нәкъ шул урында теге кыз тагын каршыма килә. Бу юлы мин кайтам, ул бара. Мин инде үземчә сугышта булып, кеше белән күп аралашып, кыюрак булгангадыр, сүз катмый гына узып китмәдем.
– Кара, мине көтеп утырдыңмы әллә, шушы урында ук очрадың бит? – дип әйтеп куйдым.
Ул да:
– Әйе шул, менә Ходай насыйп иткәч, тагын очраштык бит, – дип елмаеп куйды.
Бераз киткәч, артыма борылып карыйсы иттем. Ул да нәкъ шул вакыт борылып карады.
– Син шул вакытта нәрсә уйлап борылып карадың? – дип сорый Рөстәм абый.
– Бу егет Шекәнеке инде, кулга төшерермен әле мин моны, – дип уйладым дип елмая Миңзифа апа.
– Ә син нәрсә уйлап борылдың соң?
– Эх, бик чибәр кыз икән, кая бара, кайсы авылныкы, белергә кирәк әле, дип уйладым, – дип көлешкәннәре хәтердә. Миңзифа апа үзе Шурабаш авылыннан. Яшь булуына карамастан, аңа урман да кисәргә туры килгән, тракторга укып, тракторда да эшләгән. Теге чакта Миңзифа апаның Шекәгә килеп, тракторчыларга торырга урын белешеп, аларны каршы алырга кире баруы булган икән. Шул кичтә яшьләр очрашып сөйләшәләр. Ике арада мәхәббәт уянып, озак та йөрми кавышып та куялар.
Менә шушы нигездә яңа, гөрләп торган тормыш башлана. Берсе артыннан берсе балалар туа. Берничә ел китапханә мөдире булып эшләгәннән соң, Рөстәм абый хуҗалык эшенә чума. Учетчик, ферма мөдире, бригадир вазифаларын башкара. Йорт эшләре, итәк тулы бала, колхоз эше, фермада сыер саву, гектарлаган чөгендер басуы – барысы да Миңзифа апа җилкәсенә төшә. Әмма мин аның беркайчан да тормышыннан зарланганын, уфтанганын ишетмәдем. Бар белгәнен балаларына өйрәтеп, намус белән хезмәт куеп, керсез күңеле белән тормыш итте ул. Бәрәңге алган чакларда, чөгендер йолыкканда, үзләре бер басу булып, балалары белән тәгәрәшеп эшлиләр иде алар. Һәрчак өйләре чиста, пөхтә, өстәл тулы ризык булды. Ничә керсәң дә, ачык чырай белән өстәлгә дәшәрләр иде. Үзләренең унбер балалары, аның өстенә оныклар, Казаннан кайткан туганнарының балалары, күрше-күлән – бар да сыйган шул йортка. Бу да киң күңелле, ярдәмчел булуларына ишарә дип әйтер идем.
Туган җир, туган авыл дигән төшенчәне кечкенәдән үк тоеп, бердәм булып, хезмәт куеп үскән балалар, әлбәттә, ата-анага зур терәк. Урман ышыгына ук терәлеп торган урамда уйнап, яшел хәтфә болында каз бәбкәсе саклап, инештә су коенып, бер көтү бала-чага белән уйнап үскән балалар, әлбәттә, авылның бер өлеше, бер сулышы булган. Бу урында аларның кызларының бер язмасыннан өзек китерәсем килә. “Без чын-чынлап авыл баласы идек. Өй артындагы урманнан кайтып кермәдек. Кайсы аланда җиләк, бөрлегән үскәнен, кайсы шомыртның шомырты тәмле икәнен, кайсы агачта нинди кош утыруын, ояда ничә йомырка булуын бездән дә яхшырак белүче юк иде. Бала-чага бик ишле иде, бик тату булып, бердәм уйнап үстек. Тирән кар өеменнән окоп казулар, целлофан пакетка салам тутырып, чана шуулар, кар атышып уйнаулар әле дә төшкә кереп сагындыра”, – дип искә ала Суфия. Тагын шуны да языйм әле: Рөстәм абый берара Казанга күченеп китү хыялы белән йөреп алды. Барып өйләр карап, эш белешеп йөргәндә, бер олы гына абзый аңа шундый киңәш биргән: “Энем, син шуның кадәр ишле бала белән шәһәргә күченеп ялгышасын. Авылда халык тырыш, үз көнен үзе күрә. Монда бер-ике баланы да аякка бастыруы кыен, тузгытма нигезеңне”, – дигән. Кайтып өйдәгеләре белән киңәшкәч, күченмәскә карар кыла ул. Бер сөйләшеп утырганда әйткәне дә бар: “Китмибез, шушында йорт салабыз дигәч, кечерәк балаларның урамга йөгереп чыгып, “Без китмибез, китмибез без, авылда яшибез”, – дип кычкырып йөргәннәренә җаным телгәләнеп куйды. Нинди бәхеттән мәхрүм итәсе булганмын бит балаларны, авылны яратып, шунда хуҗа булып йөргән сабыйлар кая шәһәрне үз итә алсыннар ди инде”, – дигән иде.
Авылда яңа йорт салу нияте белән бу гаилә җиң сызганып эшкә тотына. Кул арасына керердәй бар бала, үзеннән өлеш кертеп, олыраклары фермада сыер савып, басу-кырларда, ындыр табагында эшләп, кичләрен шәл бәйләп, күмәк көч белән авылда зур йорт җиткерделәр алар. Ул чагында (авыл кешесе җор телле бит), Ростәмнәр клуб салалар икән дип шаяртканнары да истә әле. Чынлап та, авылда беренчеләрдән булып кирпечтән шундый зур, иркен, матур йорт салып чыктылар. Таңнан торып, мәктәпкә, эшкә киткәнче, кирпечкә барып, аны бушатып, ташып китәләр, кайткач, ком-таш чыгарырга баралар иде. Кызлар дип тормадылар, эштән чирканмадылар, үз тырышлыклары белән җиткерделәр алар йортны.
Рөстәм абый белән Миңзифа апа өч ир-егет, сигез кыз тәрбияләп үстерделәр, дигән идем. Һәркайсы аерым-аерым язмышлы, телгә алырлык тырыш, намуслы, кешелекле булды алар.
Бәйрәмнәрдә, туйларда сабан туе кадәр кеше җыела аларда. Рөстәм абый белән Миңзифа апаның икесенә генә дә 11 балалары, 42 оныклары, 71 оныкчыклары, 18 оныкчыкның балалары бар. Барысы 142 була. Кияү-киленнәрне, кода-кодагыйларны кушсаң, 300дән дә артып китәләр. Менә кайда ул туганлык җепләре, менә нинди була ул гаилә бәхете! Читтән сокланып та, шул ук вакытта кызыгып карап, күзәтеп торырлык шул, сөбханалла, күз тимәсен диясе генә кала.
Мөзәкир Гаптрахманов
(Дәвамы бар).
Фотода: Бу әле зур гаиләнең дүрттән бере генә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев