Исрафил Насыйбуллин: «Әткәй мин армиядә вакытта якты дөньядан китеп барды»
Райондашларыбызның «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә әби-бабаларыбыз кылган батырлыклар хакында #МойГеройМояСемья хэштегы белән язмалар куела. Алар белән сайтыбызда таныштырып барачакбыз. Түбәндә газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллинның әтисе турындагы истәлекләре
Насыйбуллин Рәхмәтулла Хәбибрахман улы (хәрби билетында ни өчендер исеме Рәхим дип язылган) 1919 елның 6 гыйнварында Наласа авылында дөньяга килә. Наласа җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, колхозда эшли.
1940 елның 25 гыйнварында Эшче- Крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына. Әткәйнең истәлекләре буенча ул сугышка кадәр Белорусиянең Бобруйск шәһәре тирәсендә хезмәт иткән.
Бөек Ватан сугышы башлангач аларның 66нчы укчы полкы иң беренчеләрдән булып дошман явына каршы көрәшә башлый.Бу сугышының иң аяныч мизгелләре.Сан ягыннан күпкә өстен немец фашистларына каршы кан койгыч сугышның беренче көннәрендә үк, төгәлрәге 1941 елның 3 июлендә,әти каты яралана, аны башта кыр госпиталенә, аннан соң тылдагы госпитальгә озаталар. Ул 1941 елның 3 ноябренә кадәр дәвалана, әмма аның сул кулы барыбер төзәлеп бетми. Хәрби-медицина комиссиясе аны сугышка яраксыз дип таба һәм сугыш беткәнче әти туган авылында хезмәт итә.
Безнең гаиләдә аның госпитальдән бирелгән белешмәсе кадерле ядкар булып саклана.
Ул әти белән бик озак юл үткән күрәсең, шуңа күрә бу документ теткәләнеп беткән. Шулай ук әткәйнең инде сугыштан соң бирелгән хәрби билеты да сакланган. Биредә аның бүләкләре, сугышта узган юлы турында язмалар бар. Тик бүләкләре арасында ни өчендер 1985 елда Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан бирелгән Бөек Ватан сугышы ордены гына теркәлмәгән. Бу бүләге турыдагы мәгълүматне без "Подвиг народа" сайтыннан эзләп таптык.
Әткәй сугыштан соң туган авылында колхозда озак еллар төзүчеләр бригадиры булып эшләде. Аның җитәкчелегендә орденлы Октябрь күмәк хуҗалыгында фермалар, мастерскойлар, социаль объектлар, шул исәптән әле дә халыкка хезмәт итүче Наласа мәдәният йорты төзелде. Наласада гына түгел, күрше авылларда да әти салган йортлар әле дә аның кул җылысын саклый.
Сугыштан соң ул яшь вакыттан ук дуслашып йөргән авылның иң булдыклы кызларының берсе Гөлбәгъдә белән гаилә кора. Алар тугыз балага тормыш бүләк итәләр. Бишебез бүген исән.
Без барыбыз да әти һәм әнинең тырышлыгы белән тормышта үз юлыбызны таптык. Аларга без чиксез рәхмәтле.
Әткәй 1986 елның июлендә мин армиядә вакытта якты дөньядан китеп барды. Әнкәйне 1995 елның апрелендә озаттык. Әле дә аларны сагынып искә алабыз. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын. ("Арча хәбәрләре" ("Арский вестник") газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин)
#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев