erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Истәлеге булып калсын бу бина

Фәтхрахман Хәкимов җитәкчелегендәге Арча халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына Камчаткадан башлап, Балтыйк буе республикаларыннан, Урта Азиядән почта аша заказлар килә

Арчада Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты хезмәткәрләренә һәм РСФСРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Фәтхрахман Хәкимов хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасы булды. 
 Яшьләр хәзер әлеге оешманың нәрсә икәнен дә белми. Ә менә өлкәннәр аны бик яхшы хәтерли. Чөнки киемнәр, бүрекләр, күн, резина аяк киемнәре тегәсе, киез итекләр бастырасы, телевизор төзекләндерәсе, матрац, юрган  сырдырасы, трикотаж әйберләр бәйләтәсе, тимердән баклар, мичләр, торбалар әзерлисе, фотога төшәсе, мамыктан шәл бәйлисе һәм йон тетәсе, чәч кистерәсе, әйберләрне химик чистартуга бирәсе, чардуган, истәлек ташлары ясатасы һәм башка тагын бик күп төрле эшләрне башкарасы булса, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына мөрәҗәгать итә идек.

– Мин үземнең укучы вакытымны күз алдыма китерәм. Мәктәпкә бару өчен мәктәп формасы кирәк. Кая бардым, дип уйлыйсыз? Әлбәттә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына. Анда миңа бик матур форма тегеп бирделәр. Аннан бинаның икенче катына күтәрелеп фотога төштем. Шунда аяк киемнәрен төзекләндерергә дә барабыз. Илгиз абыйны бөтен Арча белә. Пальто, туннарны да тектеләр. Фәтхрахман Хәкимов тудырган зур байлык бу. Үзеннән соң ул күпме матур бина калдырды. “Зима” бинасы (хәзер аны сүтеп, ул урынга йорт төзеделәр, экологлар утырган (станциягә төшкәндә борылышта сул якта кала) бина, район мәгариф идарәсе бинасы һәм башкалар. Меңләгән кеше эшле иде. Авылларда егермедән артык кабул итү пунктлары да булдырды җитәкче. Эшчеләре өчен күпме ике фатирлы йорт кына төзетте ул, – диде район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Без ул чорда чит илләргә дә чыкмадык, әллә кайлардан киемнәр дә эзләмәдек, үзебездә тектереп, матур һәм зәвыклы итеп киенә идек. Моның өчен мин Фәтхрахман Хәкимовка бик рәхмәтлемен.       
 Оешманың зур тарихы бар. Бу хакта узган ел “Тарихта калган еллар” дип исемләнгән китап та басылып чыкты. Авторлары – Фәтхрахман Хәкимовның туганы Әминә Гаффарова һәм “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин. Әмма Әминә Гаязовна аның белән генә тукталып калырга теләми, элек халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү биналарының берсе булган, хәзерге вакытта шәһәр башкарма комитеты урнашкан бинага истәлек тактасы ачу турында хыяллана.

– Минем өчен шундый тантаналы көн бүген. Бер ел көттем мин аны. 2022 елның 20 июнендә куелырга тиеш иде, чөнки бу көнне Фәтхрахман Хәкимовның тууына 100 яшь тулды. Тик кайбер сәбәпләр белән ул чигерелде. Әмма барыбер халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты хезмәткәрләрен һәм җитәкчесе Фәтхрахман Хәкимовның истәлеген мәңгеләштерү турындагы хыялым тормышка ашты. Тактаны үзем ясаттым, урнаштырдым. Матди ярдәм иткән өчен “Техноарск” ширкәте җитәкчесе Нәҗип Гатауллинга чиксез рәхмәтлемен, – диде Әминә ханым. – Чын кеше, чын хуҗа, чын туган һәм моңа лаек кеше иде ул. Урыны җәннәттә булсын.  

Ул көнне тантанага көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләгәннәр (аларның күбесе вафат инде), заманында аның хезмәтеннән файдаланганнар, Фәтхрахман Хәкимовның якташлары (ул Балтач районының Чутай авылыннан), туганнары, аны якыннан белгәннәр, бергә эшләгәннәр, аралашканнар килгән иде.
– Яшьләр өчен көнкүреш хезмәте күрсәтү сүзе таныш та түгел. Әмма без аның хезмәтеннән башка яши алмадык, – диде хезмәт ветераны Илдус Сәгъдиев. – Мин Фәтхрахман Хәкимовны яхшы белә идем. Аларда укулар үткәрдем. Һәрвакыт ярдәм итте. Үзе турында дөреслекне яратучы, үз сүзен курыкмыйча әйтә белүче, кешелекле, ярдәмчел кеше дигән фикер калдырды. Шулай булмаса, аны бүген искә дә төшермәсләр иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Фәтхрахман абыйның хезмәт юлы Чутайда башланып китте. Анда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү артеле ачып җибәргән кеше ул, – диде бертуган энесенең улы Альфред Салихов. – Без Арчага күп йөрдек. Аны дәү әти, хатыны Мәсрүрә апаны дәү әни дип йөртә идек. Якын кешебезне шулай зурлаган өчен зур рәхмәт!

Безнең күршедә Нуриязан абый Мөхәммәтгалиев яши иде. Күптән мәрхүм инде ул. Әмма аның сөйләүләре әле дә хәтердә. Хатыны Фирдәвес апа белән алар гомер буе халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләделәр. Нуриязан абый бик оста тегүче иде. Фирдәвес апа да аннан калышмады. Һәрвакыт шушы оешмада эшләүләре белән горурланып яшәделәр, хезмәттәшләрен якын итеп искә алдылар, җитәкчеләре турында иң яхшы фикердә булдылар. Чыгышларны тыңлап, шуларны күз алдына китереп утырдым. Үзем дә заманында ательеда (хәзер Арча үзәгендәге ике катлы бинада “Тайд-Фойл” кибетләре) күлмәк тектердем, Илгиз абыйдан аяк киемнәре төзекләндереп алдым (аз гына бер кырые килеп чыгуга тотып ата торган замана түгел иде), юрганнар сырдырдым, фотога төштем, чәч кистердем... Кыскасы, нәрсә кирәк булса да, шунда йөгерә идек. Фәтхрахман абыйны якыннан белмәдем, әмма бүгенге чыгышлардан чыгып та шундый зур эш җәелдергән кешенең нинди булуын күз алдына китерү кыен түгел.

– Мин Фәтхрахман Хәкимов турында ишетеп кенә белә идем, – диде хезмәт ветераны Ислам Зәкиев. – Икебез дә 1963 елда Арчага килеп урнашкач, райкомда киңәшмәләрдә очраша башладык. Тырыш, белемле, нык характерлы кеше иде. Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты оештырды, аны киңәйтте, авылларда филиаллар ачты, кешеләр белән аралашты, хезмәткәрләргә карата игътибарлы булды. Тормыш алга барган саен техника үсеш алды. Анда да читтә калмады. Телевизорлар кулланышка керә башлаган гына вакытлар. Герман исемле кешене телевизорларга техник хезмәт күрсәтүчегә укытып кайтарды. Фәтхрахман Хәкимов алга карап, тормыш белән бергә атлап барды. Истәлекле такта бик урынлы. Аны куйдыручыларга рәхмәт. 

Озак еллар халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләп лаеклы ялга чыккан Валентина Мартьянова да яшьлегенә кайтып истәлекләре белән уртаклашты ул көнне. Казаннан кайткан офицер Илдус Хәкимов та дәү әтисе турында яратып сөйләде.
– Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты тарала башлагач, бу бинага бистә Советы урнашты, – диде озак еллар бистә Советын җитәкләгән хезмәт ветераны Инсан Вәлиев. – Фәтхрахман Хәкимов һәм әлеге коллективның истәлеге онытылырга тиеш түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев