erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җитәкчеләргә зур рәхмәт. Заманында биш километр ераклыктагы Иске Чүрилегә кадәр йөри идек...

Чулпан авылында бөтен уңайлыклары булган яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Кечкенә авыл ул. Элек руслар күбрәк булса, хәзер татарлар да, күчеп кайтып урнашкан башка милләт вәкилләре дә яши. Тантана алдыннан шунда туып, гомер иткән кешеләр белән аралашып алдык.

 – Алсуыбыз кечкенә генә бер бүлмәдә утырды. Бернинди шартлар юк иде. Өйгә килде,  – диде Роза Балашова.– Җитәкчеләргә зур рәхмәт. Заманында биш километр ераклыктагы Иске Чүрилегә кадәр йөри идек. Хәзер 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансеризация үтү өчен автобуста хастаханәгә алып баралар. Өлкәннәр турында кайгырту бу.

– Безнең авыл турында шулай кайгыртканнары өчен җитәкчеләргә рәхмәт. Нәрсә сорасаң, шуны эшлиләр. Клубыбыз булды. Менә тагын бер бина ачыла. Юлларны да чистартып торалар, – диде Нина Чаптарова. – Күп балалы гаиләләр дә бар бездә. Балалар бакчасы да булса...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тантананы район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова ачты.

– Беренчел сәламәтлекне саклау звеноларын торгызу проекты кысаларында 2023 елда ил күләмендә 900 фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Шулар арасына безнең районның Чулпан авылы да керүе зур уңыш. Мондый проектларда катнашып, социаль объектлар төзүгә, төзекләндерүгә мөмкинлек биргән Россия Президенты Владимир Путинга, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, – диде ул район башлыгы һәм үз исеменнән котлап. – Сәламәт булыгыз, әлеге бинага профилактик максатта гына килергә язсын.

Бу районда яңа ачылган унбишенче фельдшер-акушерлык пункты икән.             

– Туксанынчы елларда фельдшер-акушерлык пунктларын кыскарттылар, яптылар. Ул чорны да күрдек. Хәзер ил, республика ярдәмендә яңа модульле биналар ача башладылар, – диде Арча үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Ринат Урманов. – Алсу фельдшер-акушерлык пунктының хуҗасы. Башта аңа барыгыз, аннан соң гына безгә.

Авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. “Минем өчен бәйрәмгә тиң бу көн. Авырмагыз, матур яшәгез”, – диде ул Чулпан авылы халкына мөрәҗәгать итеп. Бинаны сафка бастырган “Стройсити” ширкәте җитәкчеләренә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. Фельдшер Алсу Зиннәтуллинага символик ачкычны Яңа ел бүләге буларак Кыш бабай үзе тапшырды. Алсу бирегә 2020 елда килгән. Чулпан, Якты Көн авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев