erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Югары Пошалымда 12 сыер калган..

Халык борчыла.

5 июльдә өч Пошалым авылының пайчылар җыелышы булды. Урта Пошалым мәдәният йортына күптән моның кадәр халык җыелганы юк иде, диләр.

Җыелырлык та шул. 2019 елда инвестор килгәндә 607 сыеры булган “Төрнәле-Пошалым“ ширкәтендә бүген нибары 63 сыер калган, атаклы Югары Пошалым фермасында нибары 12 сыер басып калган. Алары да юкка чыгачак.

Реклама
erid:2VtzqxJXfYE erid:2VtzqwHGWdx

Күпме терлекчесе, механизаторы булган хуҗалыкта шундый хәл. Булдыра алганнар Шурабашка кадәр барып эшләргә мәҗбүр. Ә без һаман авыллар нигә бетә, дип аптырап йөргән булабыз.

Пайчылар җыелышында инвестор белән килешүне өзәргә, пай җирләрен ышанычлы кешеләргә арендага бирергә, дигән карарга килделәр. Бу җирләр быел бөтенләй чәчелмәгән.

Иртәгә шундый ук җыелыш Иске Төрнәледә узачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре