erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Югары Пошалымда боз яуган

Бәрәңге сабаклары егылган, чөгендер, кәбестә яфраклары тишкәләнгән, алма, чияләр коелган. Кичә Арча, Саба, Тукай районнарында явып үткән боз “эше” бу.

Тукай районының Мусабай–Завод авылында түтәлләр бозлы суда йөзгән. Кайбер җирләрдә чиләкләп яңгыр орган. “ВТ”хәбәрчесе әлеге авылларда яшәүче халыкның хәлләрен белеште.

– Кичә көндезге 1нче ярты тирәсендә зират ягыннан кап–кара болыт килде дә бозлы яңгыр коя башлады. Яшен дә яшьнәде. Куркудан верандага чыгып тордым. Ишек алдыннан ташу акты. Күрше авылларда андый хәлләр ишетелмәде, –ди Арча районының Югары Пошалым авылында яшәүче Гөлгенә Гыйниятова. – Күңелне тынычландыру өчен бакчага чыгып кердем. Ике сәгать элек яуса да, әле бозлар һаман эреп бетмәгән. Бәрәңге сабаклары ауган, әмма әллә ни зыян килмәгән. Чөгендер яфраклары, кәбестәләр тишкәләнгән. Кишерләр әйбәт кенә утыра үзе. Ташкабакларны алдан җыйган идем. Чия, алма бик нык коелган.

Саба районының Кызыл Мишә авылында да – шундый ук хәл. – Бездә бүген ярты сәгатьләп боз яуды. Бөтен җир ап–ак иде. Бәрәңге буразналары да боз белән тулды. Ташкабак, кыяр, помидор, чөгендер яфраклары кискәләнгән. Помидор чәчәкләренә зыян килгән. Көн әле һаман җылытып җибәрмәде. Җылытса, үсеп тә китәр, бәлкем. Әмма көтелгән уңыш булмаячак. Чәчәкләр дә кызганыч. Җәй көне бездә мондый боз яуганы юк иде әле, –ди Рәмзия Дәүләтова.

Тукай районының Мусабай–Завод авылында бүген яңгыр явар дип һич көтмәгәннәр. Тик әллә каян кечкенә генә бер болыт кисәге күренгән дә бар дөньяны боз белән тутырган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бик нык кыздырды бүген. Сәгать 2ләр тирәсендә бакчага чыгып, чәчәкләргә су сиптем. Хозурлыкка сокланып йөрдем. Ташкабакларны өздем. Кыярлар да өлгергән. Алары калып торсын, дидем. Өйгә ашарга кергән идек, бозлы яңгыр яварга тотынды. Әле ярый чүлмәктәге петунияләрне ташып өлгердек. Боз 20 минут тирәсе койгандыр. Өйдән генә карап тордык. Бәла–казаны туктататып булмый бит. Башка елларда ватсапка җибәрелгән “бозлы фото”ларга карап аптырап утырсак, быел үзебезгә килеп җитте, –ди Гөлшат апа Салихова.

Яңгырдан соң бакчага чыгып карасалар, анда да башкалардагы кебек үк тамаша. Кыярлар – сабакта, тик яфраклары калмаган. Башка яшелчәләр дә егылган. Чәчәкләрнең матурлыгы беткән. Кызганыч, әлбәттә. Әмма Гөлшат апа үзен тыныч тота: “Кибеттә булыр әле, илгә бәла–каза килмәсен. Монысына гына түзәрлек”, –

ди.  

 https://matbugat.ru/news/?id=44663

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев