erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Югары Пошалымда яшәүче Рөстәм Зыятдинов: «Булышырга авылның мулласы гына килде, башка кеше күренмәде»

Югары Пошалым авылында яшәүче Рөстәм Зыятдинов башка беркемгә дә ошамаган, шуңа аны төрле кеше төрлечә кабул итә.

Мин үзем, мәсәлән, андый кешеләргә хөрмәт белән карыйм. Узган ел мин аның турында: “Кайберәүләр кебек диванга кырын ятып, көнбагыш чертләтеп, телевизор карап ятса ни була инде? Юк, һаман нәрсәдер җитми аңа”, – дип язган идем.

Диванда кырын ятучылар аны ничек яратсын инде: гармунда уйный, җырлый, бии. Искитмәле блогер да. Узган ел “30 меңнән артык язылучым бар”, – дигән иде. 2023 елда аның белән булган вакыйгалар тагын да популяр итте үзен, язылучылар саны күпкә арткандыр. Газеталар, социаль челтәрләр башта “Югары Пошалым авылында яшәүче берәү елга агымын бозган, шуның өчен аңа беркетмә төзелде”, – дип шау итте. Шуларны укыгач мин аңа: “Сине утыртып куймадылармы әле?” – дип шалтыраттым. Шаярганны аңлый, үзе дә шаян кеше ул.


  Аз гына тарих
Сәбәпсез яфрак та селкенми, диләр. Әле тагын “өрә белмәгән эт өенә кунак чакырган”, – дигәне дә бар. Болар икесе дә Рөстәм белән булган маҗараларга туры килеп тора. Рөстәм һәм аның фикердәшләре янәшәдәге елганы тәртипкә китерергә алынмаса, бар да “тынычлап” яшәр иде. Авыл кешеләре аны инде күптән чүплеккә әверелдергән, бар җирне америка өрәңгесе бас-кан. Машина яллап күпме чүп түгәләр, чистарталар болар. Янгын машиналары су алырлык урын ясыйлар, дамба күтәрәләр. Аңа вак таш түшәсәк, менә дигән юл булыр, дип план коралар. Елганың икенче ягында күл булачак, анда балык үрчетергә, ял зонасы ясарга исәплиләр. Булачак күл урынын Рөстәм арендага алган, документлаштырган.
– Авылда Рөстәм дәүләттән 3 миллион сум акча алган, күл ясап анда каз, үрдәк асрамакчы була икән, дигән хәбәр таратканнар, шикаять язучылар да бар, килгәләп тикшереп торалар, – дигән иде Рөстәм ул вакытта.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Килгәннәр, караганнар, киткәннәр, бәйләнерлек нәрсә тапмаганнар. Шулай көз, кыш айлары үтеп китә. Ә быел яз Рөстәм Зыятдинов бөтен рес-публикага “Елганы пычраталар!” дигән тревога күтәрде, экологларга, телевидениегә, авыл хуҗалыгы министрлыгына, редакцияләргә шалтырата. Киләләр, тикшерәләр, пычрак суны анализга алып китәләр. Шуннан нәрсә, дисезме? Иң кызыгы да шуннан башлана. “Лаборатор тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Арча территориаль органының экологик күзәтүне тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галиева белән аралаштык. 
– Су өч урыннан алынды, елгага агып төшкән турыдан, 500 метр өстәнрәк, 500 метр астанрак.  Министрлык лабораториясендә тикшерелде, – диде ул. – Аммоний ионы нормадан артыграк булып чыкты. Монда инде пычрак суларның фермадан да, басудан да агып төшүе аңлашыла.  Нитрит (пычрану чыганагы – басулардагы ашламалар, терлекчелек калдыклары) шулай ук нормадан югары.
– Елга суын пычратуда гаеплеләргә берәр чара күрелдеме?
– Хуҗалык җитәкчесенә кисәтү ясалды. (“Арча хәбәрләре”, 19 май, 2023 ел).
Әлеге җавапны укучылар “Ул җитәкчегә ничек премия бирмәгәннәр әле”, – дип тә шалтыратты. Әйе, аңа нәрсәдер тиеш иде инде. Ул шул кисәтүгә үпкәләпме, Югары Пошалым фермасын бөтенләй терлексез калдырды.  

Тик тормасаң – штраф
Ә менә ул пычрак су Иделгә кадәр ага бит, дип борчылган Рөстәмгә... штраф чәпегәннәр! Дөрес, документка алай дип язып булмый инде – елганың агымын үзгәрткән өчен дип. Закон буенча ул нәрсәдер эшләргә тотынганчы рөхсәт алырга тиеш булган. Тавыш күтәрмәгән булса, аның нәрсә эшләп ятуына игътибар да итмәгән булырлар иде.
Әлеге буаны язгы ташу алып киткән. “Әйдә, менә кара, елганың агымы үзгәрмәгән, үз юлыннан ага ул”, – дип каршылады Рөстәм. Узган ел мондагы матурлыкка сокланып киткән идек инде. Быел ул тагын да күркәмләнгән, буа урынына җәяүле күпер төзеп куйганнар, күл уртасына төсле калайдан өйчек ясалган, күлдә сал да йөзеп йөри... “Анысы теләгән кеше өчен, – диде Рөстәм. – Бернинди ишү җайланмасы юк, утыр да, рәхәтләнеп хозурлан!”
Күл уртасындагы өйчекнең тәрәзәсеннән су өстен күзәтәбез – андагы маймычлар! “Дәүләре дә бар, – дип сүзгә кушыла Рөстәмнең уң кулы, быел 60 яшен тутырган Фердинант Нуриев. – Ак амур, киң маңгай, бөкре карп, гади карп, тагын кызыл балык бар монда”.
Аның сүзләрен раслагандай, ара-тирә зур балыклар сикергәләп ала. Ерак түгел балалары белән кыр үрдәкләре, кондызлар йөзә. Янәшәдә – кара каргалар колониясе. Язга сыерчык оялары куярга җыеналар. Чүплек оясында бүген менә шундый манзара!

Акчаны учлап өләшә
– Менә бу басманы өчәү эшләдек, – ди Рөстәм. – Басма салырга дигән планыбыз бар, булышырга теләүчеләр килсен, дип авыл төркеменә яздык. Авылның мулласы Рәдиф Нигъмәтуллин гына килде, башка кеше күренмәде. Хәзрәткә рәхмәт, аның өлеше күп керде.
Рөстәм көрәп дәүләт акчасын алган да, шуны учлап өләшә, дигән хәбәр таратучыларны да аңлап була: шуның кадәр эшләрне ничек башкарып була, моның артында нәрсәдер бар, дип уйлый инде болар. Әлеге сорауны мин дә бирдем. “Кара исәп белән 2 миллион чамалык  булды”, – диде ул һәм булышкан, ярдәм иткән кешеләрнең исем-фамилияләрен санап китте. Кайсы экскаватор, кайсы машина, кайсы материал белән ярдәм иткән. Аларның кемнәр икәнлеген дә яз, дигән иде. Бар эшләр төгәлләнгәч ял итү зонасын ачу тантанасын уздырачаклар, ул кешеләрнең кемнәр икәнлеген шунда әйтү дөресрәк булыр инде.
Рөстәм исән-сау булганда беребезгә дә күңелсез булмас!   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев