Юк, син ялгышмадың, мин ашыктым
Нәгыймә борчылып аны эзләргә китте. Әтисен көчкә тапты.
...Тик тынычлап озак эшләргә туры килмәде хатынга. Нәгыймәнең гаепсез дип табылуы, җинаять эше ачарга бернинди сәбәп булмавы һәм җиңел генә котылуы турындагы хәбәр ул вакытта инде милиция начальнигы булып торган Мәгъсүмгә барып иреште һәм... ошап бетмәде. Үзен көтмичә кияүгә чыкканы өчен үч алу өчен менә дигән мөмкинлек иде бу. Шундый форсатны ычкындырса, чын юләр булыр.
Иреннән аерылуын белгәч, бер сөенсә, төрмәгә илтеп тыккач тагын бәйрәм аның урамында буласына әзерләнгән иде инде ул. Нәгыймә эшен алып барган тикшерүчене чакыртып башта бик каты итеп сүкте, аннан куып ук чыгарды. Дөресрәге, тикшерүче егет гариза язып үзе китте.
– Ничек итсәң ит, әмма Нәгыймә Закированың эшен судка җибәр, – дип өстәл суга-суга тамак төпләре белән акырды аңа Мәгъсүм.
– Мин дөреслек яклы. Андый юлга бармыйм. Ялгыз бала үстерүче бер гаепсез яшь хатынны рәнҗетеп үземә гөнаһ аласым килми, – дигән җаваптан соң начальник аклы-күкле булды, ачуыннан буыла ук башлады.
– Әле син минем сүзне тыңламыйсыңмы? Югал күз алдымнан, – дип җикеренде Мәгъсүм.
– Сез куганга түгел. Үз теләгем белән китәм мин. Гаризаны бүлмәдә минем өстәлдән алырсыз. Сезнең кебек кеше белән бер минут та торасым килми, – диде тикшерүче тыныч кына.
– Вооон, – дип акырды тагын да катырак итеп Мәгъсүм.
Һәм эшне ул үз кулына алды. Икенче көнне үк сорау алуга чакырып Нәгыймәгә повестка җибәрттерде. Билгеләнгән вакытка килде хатын. Эшне кем яңартканын һәм алып барачагын белгәч, шунда ук барысын да аңлап алды. Бер, ике, өч шакыды ишекне, җавап бирүче булмады.
– Утырып торыгыз, эше тыгыздыр, хәзер чакырыр, – диде ишек төбендә таптанып торуын күреп секретарь кыз.
Ярты, бер сәгать үтте. Үзенчә мыскылларга тели инде, дип уйлады Нәгыймә. Аннан тәвәккәлләп, секретарьның ай-ваена да карамыйча эчкә узды. Ишекне дөмбердәтеп япты да, Мәгъсүмнең каршына ук килеп басты.
– Үч алырга булдыңмы? Төрмәгә утыртсам, бу хатыннан котылырмын, дип уйладыңмы? Юк, котыла алмыйсың, шундый пычрак гамәлең өчен йокың ук качачак синең. Йоклаган вакытта да мин төшеңә кереп үзәгеңә үтәчәкмен. Минем бернинди гаебем юк. Яхшы чакта тукта, – дип кычкырды Нәгыймә өстәл аша Мәгъсүмгә якын ук килеп.
Ир аның йөзенә күтәрелеп карады. «Вооон» дип яраткан сүзен кычкырырга теләгән иде, тик, гомер булмаганча, югалып калды. Күзләрен бик озак Нәгыймәдән ала алмады. Чибәр дә инде, чукынмыш, дип уйлап куйды ул. Ачуланган вакытта бигрәк тә. Әнә күзләре ничек яна. Бит урталары алсуланып чыккан. Эх, шундый вакытта кочаклап алырга да, суырып үбәргә иде үзен. Тик хикмәт чибәрлектә түгел, әле дә оныта алмый ул аны. Төшләренә кереп йөдәтә. Кайчак хатынына да аның исеме белән дәшә. Тегесе үпкәләп берничә көн дәшми йөри.
Нәгыймә дә ирнең югалып калуын аңлап алды. Хатын-кыз сизгер була бит ул. «Оныта алмый икән һаман да» – дип уйлап куйды. Эх, Мәгъсүм, хәзерге акылым булса икән ул чакта. Яратмасам да, ярата башлар идем әле, дип булса да үземнән җибәрмәс идем. Ялгыштым шул, ялгыштым. Хәзер шуның җәзасын алам.
– Утырыгыз, иптәш Закирова, – диде ул тамак төбендәге төерне йотып җибәреп һәм тыныч булырга тырышып. – Сезнең эш буенча яңа фактлар ачылды. Мин сезне әлегә кулга алмыйм, әмма җинаятьче буларак чара күрергә мәҗбүрмен.
– Нинди җинаятьче? Нинди чара? Акылыңа кил, Мәгъсүм.
– Җитте. – Мәгъсүм сикереп торып йодрыгы белән өстәлгә тондырды. – Монда мин сорау бирәм, сез түгел. Һәм бу эшне ахырына җиткереп, сезне төрмәгә тыкмыйча туктамыйм.
– Мине төрмәгә утыртып, баламны ятим калдырудан рәхәтлек кичерәчәксеңме? Ай-һай. Дөреслек барыбер өстенлек алачак. Ә син гомердә дә рәхәт күрмәячәксең, әйткән иде, диярсең. Эт кебек урамда егылып үләчәксең әле син.
Нәгыймә ул сүзләрне Мәгъсүмнең ачудан кып-кызыл булган күзләренә туп-туры карап әйтте. Ничек кыюлыгы җиткәндер. Аннан борылды да ишеккә таба китте.
– Мин сезгә китәргә кушмадым әле, – дип акырды ир.
– Башта минем гаебемне исбатлаучы дәлилләр табыгыз, аннан сөйләшербез, – диде хатын ишек янына җиткәч кире борылып. – Гаепсездән гаеп табып кеше рәнҗетүдән тынычлык таба алырсың микән? Башта шул хакта уйла. Сизүемчә, бүген синең төнең тынычсыз үтәчәк.
Хатын ишекне ачарга гына үрелгән иде, ике атлап, бер сикереп янына килеп җиткән ир аның кулыннан эләктереп алды, аннан ике җилкәсеннән тотып үзенә тартты да кысып-кысып кочаклады. Моны көтмәгән Нәгыймә бермәлгә каушап калды. Борчылудан, кычкырудан хәлсезләнеп хатын башын Мәгъсүмнең күкрәгенә салды. Бердәнбер мәхәббәтенең кабат кочагында булуыннан ирнең йөрәге чыгам-чыгам, дип типте, ул шундый үзенә бер рәхәт хистән күзләрен йомды, хатынны тагын да ныграк күкрәгенә кысты, кулы белән башыннан сыпырды. Әмма үзен бик тиз кулга алды Нәгыймә, ирне этеп җибәреп янадан ишек тоткасына ябышты.
– Тукта, Нәгыймә. Тыңла мине. Сине күргәч бөтен тойгыларым калкып чыкты. Әле дә оныта алмаганлыгымны аңладым. Ашыгып, туй итәбез, дип командировкадан кайтып керсәм, синең кияүгә чыкканыңны ишеттем. Минем нәрсәләр кичергәнемне күз алдына китерәсеңме соң син? Бик ярата идем бит мин сине, Нәгыймә. Сиңа үч итеп кенә өйләндем. Аерылганыңны белгәч, бераз сабыр итмәгәнемә үкендем. Балаң белән бергә алырга да риза идем. Тик хәзер соң шул инде, хатыным бала көтә, ташлап китә алмыйм. Әмма... Бәлки... Син ялгыз хатын...
– Сөяркән булуымны телисеңме? Юк. Беркайчан да. Беләм. Ялгыштым. Үкенәм дә кебек. Тик хатының өстеннән сөяркәң булырга ризалык бирерлек дәрәҗәдә яраттым дип уйламыйм. Гафу ит, Мәгъсүм.
Сөйгәне, бердәнбере чыгып киткәннән соң бик озак уйланып ишек төбендә басып торды ир. «Юк, син ялгышмадың, мин ашыктым, үчләнеп өйләнмәскә иде миңа, ничек итеп булса да тартып алырга иде ирең кулыннан. Ә хәзер, күрәм, син кул җитмәслек ерагайгансың, Нәгыймә. Сине кире кайтара алмаячагымны аңладым. Бер генә чарам кала – үч алу. Башкача тынычлана алмыйм, ачуланма, кадерлем».
Шул көннән китте... Милициягә чакырулар, төнге уникеләргә кадәр сорау алулар, мыскыл итеп сөйләшүләр, өйгә килеп тентәү үткәрүләр, күз яшьләре... Юк, Нәгыймә беркайчан да Мәгъсүм алдында күз яшен күрсәтмәде. Үзен нык тотты. Бәлки, Мәгъсүмгә аның ялварып, каршына тезләнеп елавы кирәк булгандыр да. Тик шул көннән башлап ялгыз хатынның тормышы чәлпәрәмә килде. Эштән китте, өйдә гаме калмады, баланы онытты, ярый әле әтисе булды. Берара эчә башлады. Шулай тынычланам дип уйлады. Һаман да шул әтисе аңына китерде.
– Кызым, мин яшь кеше түгел инде, күпме гомерем калгандыр, бер Ходай гына белә. Әлегә кадәр син минем таянычым, киңәшчем, ярдәмчем булдың. Авыр чакларда да сынатмадың, тез чүкмәдең. Синең шундый көчле булуыңа сокланып яшәдем һәм яшим. Бу пычраклыктан да намус белән чыгарсың, дип ышанам. Синең дошманнарың түбән тәгәрәвеңне, юкка чыгуыңны көтә. Әмма син бирешергә тиеш түгел. Аннан балаң турында онытырга да хакың юк. Кызыңа син ана гына түгел, ата да. Акылыңа кил. Минем, дөнья күргән аксакалның сүзен тыңла, – диде ул кызына.
... Суд көнне никадәр елыйсы килсә дә, күз яшьләрен чыгармады Нәгыймә. Мәгъсүм мине төшенкелеккә бирелгән хәлдә күрергә тиеш түгел, дип уйлады ул. Нәкъ менә Мәгъсүм яраткан күлмәген, биек үкчәле түфлиен киде, бөдрә чәчен ул яратканчы җилкәләренә таратып салды, иреннәренә иннек сөртте, бит очларын кызартып җибәрде.
– Менә хәзер мин кызымны таныйм, – диде Закир абый кызына сокланып карап. – Башыңны имә, үзеңне горур тот. Синең бернинди гаебең юк. Судья да кеше, аңларга тиеш.
Нәгыймә суд залына горур атлап, башын югары чөеп керде. Мәгъсүм аннан күзен ала алмыйча карап торды, төкреген йотып куйды, хәтта урыныннан торып ук басты. Аның ни өчен тикшерү эшен үзе алып баруы, бер гөнаһсыз хатынны шул гомер газаплавы турында хәбәрдар судья да моңа игътибар итми калмады. Ә Нәгыймә Мәгъсүм яныннан үткәндә котырткандай иргә күзләрен сирпеп алды, ирен чите белән генә елмаеп та куйды.
– Минем үзәгем өзелсен, дип махсус шулай киенеп килгән. Морадыңа ирештең, менә хәзер кочагыма алып, кысып-кысып кочаклап үлгәнче яратыр идем үзеңне. Мин сине гомеремдә дә оныта алмаячакмын, Нәгыймә.
Мәгъсүмнең күзләреннән әнә шуларны укыды хатын. Әмма аңа берни сиздермәде. Керт-керт атлап алгы эскәмиягә килеп утырды. Суд утырышы тәмамланганчы үзендә Мәгъсүмнең утлы карашын, кайнар сулышын тойды. Судья карарны укып бетерүгә иргә борылып карады. «Син түгел, барыбер дөреслек җиңде», – дип әйтергә теләде аңа хатын. Тик ир ни арададыр чыгып качарга өлгергән иде инде.
Менә шунда гына Нәгыймә күз яшьләренә ирек бирде. Яшьле күзләрен күтәреп судьяга карады. Иреннәре селкенүеннән хатынның ни әйтергә теләвен аңлады ул, елмаеп башын какты. Аягыннан кочаклап алган кызының битләреннән сыйпады, әтисенең җилкәсенә башын салып бик озак торды. Бу мизгелләрдә ул үзен томан эчендә кебек тойды.
– Әни, әни, әйдә кайтыйк инде.
Кызының бу сүзләре бүлмәне караңгылыкка күмгән куе томанны тараткандай итте. «Бар да бетте. Ниһаять, явызлыкка җиңәргә ирек куелмады», – дип уйлады хатын. Аннан кызын кулыннан алып суд залыннан чыгып китте.
Өйгә кайтып әниеңннән сөенче алам, дип алданрак чыгып киткән әтисе әле дә кайтмаган булып чыкты. Нәгыймә борчылып аны эзләргә китте. Әтисен көчкә тапты. Сөенеченнән югалып калып, бөтенләй икенче юлдан киткән икән. Кочаклашып, урам уртасында рәхәтләнеп елаштылар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев