Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлемнәр булып тора
Сак булыйк!
: ТР Дәүләт автоинспекциясе фотосы
Узган атнада Татарстан юлларында 30 юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы нигезендә, 23 февральдән 1 мартка кадәр булган аварияләр нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган.
Исегезгә төшерик, республикада һәлак булучылар саны арту күзәтелә. Аларның яртысы бәрелешү нәтиҗәсендә, яртысы каршы як полосага чыгу сәбәпле һәлак була.
Узган елда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 15 бала үлгән. Аларның 13е пассажир булган. Тугыз очракта балалар машина йөртүчеләрнең гаебе аркасында үлгән.
Татарстан эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, шул исәптән автомобильдә балигъ булмаган пассажир булган очракта исерек килеш руль артына утырган өчен җаваплылыкны федераль дәрәҗәдә кырысландыру тәкъдиме карала, дип хәбәр итте.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ber-atnada-bis-kese-yul-transport-halakatenda-ulgan-5920024
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев