Юлда йөрүчеләрне Кыш бабай сак булырга чакырды
Каникуллар тыныч үтсен
Арчаның беренче мәктәбеннән Лилия Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге яшь юл хәрәкәте инспекторлары Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә бүген юлга чыкты. Араларында Кыш бабай да бар.
- Алда - каникуллар. Шуңа без транспорт белән идарә итүчеләрне дә, яшь җәяүлеләрне дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга чакырабыз, юлда сак булырга өндибез, - диде Лилия Әхмәтгалиева.
Шунда гына ЮХИДИ хезмәткәрләре бер машинаны туктатты. Өлкән яшьтәге йөртүчесен яшь инспекторлар һәм Кыш бабай юлда игътибарлы булырга, кагыйдәләрне сакларга, кичләрен җәяү юл кырыеннан йөргәндә яктылык кайтаручы элементлар турында онытмаска чакырдылар. Аларга җавап итеп өлкән абыйлары бик матур теләкләр җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев