erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Изгелек кыл да, суга сал

Бу әйтем: яхшылык эшлә дә – оныт, дигәнне аңлата.

Изгелек кыл да, суга сал

Татар халкында шундый бер әйтем бар: Изгелек кыл да, суга сал”.  Бу әйтем: яхшылык эшлә дә – оныт, дигәнне аңлата.

Чыннан да, еш кына кешеләр синнән ярдәм хакында сорамаган көе ярдәм итүең, синең шәхси, чын күңелдән эшләнгән гамәлең булырга мөмкин.  Суга ыргыту төшенчәсе тормышның “мәңгелек елгасы”на ыргыту дигәнне дә аңлатадыр.  Яхшы эш югалмас, яхшылык сезгә әйләнеп кайтыр, дигән әйтемне дә күпләребез белә.

Башка сүзләр белән әйткәндә, яхшылык кылганда, аның өчен рәхмәт көтмичә эшләп, аны шул зур “елга”га салабыз, безнең яхшылык ул “елга” да агым су белән таралып, күп кешеләрне сөендерә.  Һәм, әлбәттә, ул яхшылык, без бернәрсә дә көтмәгән мизгелдә дә, без көтмәгән яктан әйләнеп кайтачак.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә болай дип әйтә: “Әлбәттә, Аллаһы һәрнәрсәдә [барлык шартларда да] игелекне (изгелекне, йомшаклыкны) ярата”

Раббыбыз Изге Китабы Коръәндә болай ди: “Әгәр садакаларыгызны ачыктан-ачык бирәсез икән, бу бик яхшы. Әмма әгәр моны яшерсәгез һәм аларны [очраган бер сораучыга түгел, чыннан да, ихтыяҗы булган] фәкыйрьләргә [беркемгә дә күрсәтмичә һәм ишеттермичә] бирсәгез, бу сезнең өчен тагы да яхшырак. Ул [Аллаһы Тәгалә биргән садакаларыгыз сәбәпле, бөтен гөнаһларыгызны булмаса да] начар эшләрегездән кайберләрен гафу итәр. Аллаһы сезнең [ачык-яшерен, күренгән-күренмәгән бөтен нәрсәгезне Белүче һәм] ни кылганнарыгыздан хәбәрдар. “Әл-Бәкара / Сыер”, 2:271

Бу урында күп еллар элек Алжирда булган гаҗәеп хәлне искә алыйк.    1994 елда бер авыл кешесенең ундүрт яшьлек кызы авырый. Табиблар аны Алжир шәһәр хастаханәсенә алып барырга киңәш итә.  Әлеге кешенең гаиләсе яшәгән авыл шәһәрдән ерак була һәм бу кешенең беркайчан да зур шәһәргә барганы булмый.  Ул кызы белән шәһәргә килгәч, шәһәрнең зур һәм шау-шулы булуына гаҗәпләнә. Алар хастаханә эзләп, шәһәр буйлап йөреп арыйлар.  Һәм бу әти кеше монда, авылдагы кебек, җәяүләп кенә шәһәр буйлап йөрү мөмкин түгеллеген аңлый, биредә моның өчен машина кирәклегенә төшенә.  Бу эштә булышырлык кеше таба алмагач, әти кеше бик борчыла.  Ерак юлдан килгәнлектән, нык арып, кызының авыр хәлен күреп, бу ир-ат бер эскәмиягә утыра һәм елап җибәрә.

Алар эскәмиядә утырганда, янәшәләренә затлы машина килеп туктый, аннан озын буйлы чибәр егет чыга, аның муенына профессиональ визитка эленгән була.  Ул әлеге ир һәм аның кызы янына килеп, аларның проблемасы хакында сорый.  Әти кеше күз яшьләрен яшерә алмыйча, кызының бик авыр хәлдә булуын, аларның хастаханәгә килүләрен, әмма шушы хәлдә калуларын әйтеп күрсәтә. “Шәһәрдә кешеләр күп, әмма барысы да үз эшләре белән мәшгуль”, – ди.  Яшь ир аңа: “Сезнең медицина документлары бармы? Миңа аларны бирегез.  Мин карыйм”, – дип тәкъдим итә.

Кызның әтисе егеткә документларны тапшыра, ә бу вакытта егет картны игътибар белән күзәтеп, аңа карап бик гаҗәпләнә, авыр сулап, алар янына утыра.  Аннары ул басып, картны маңгаеннан үбә.  Бу вакытта аның да күзләре яшьләнә.  Әти кеше аннан: “Ий, углым, сиңа нәрсә булды!?” – дип сорый.  Яшь ир аңа: “Минем белән барысы да әйбәт, мин сине һәм синең кызыңны кызганам”, – дип җавап кайтара.  Аннан соң ул: “Әйдәгез минем белән, абый!” – дип, аларны үз машинасына утыртып, хастаханәнең махсусн бүлегенә алып бара.  Анда барысын да тиешенчә эшләп, кызга кирәкле операция ясала һәм күпмедер вакыттан соң ул аңына килә.

Кызның әтисе Аллаһы Тәгаләгә бу егетне җибәргәне өчен рәхмәтләрен укый.  Дога кылып: “Аллаһы белән ант итәм, бу егетнең игелеге өчен гомерем буе аңа рәхмәтле булып калачакмын”, – дип әйтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өч көннән соң кызга операция ясаган табиб, аларның хастаханәдән чыгарылуы һәм алга таба тәрбияләр өчен, өйләренә җибәрелүе турында әйтә.  Аларның авылларына кадәр бик зур юл үтәргә кирәк булуын исәптә тотып, аларга ярдәм күрсәткән әлеге егет кызга хәл кергәнче, аларга тагын бер атна үзенең өендә яшәп торырга тәкъдим итә.

Кызның әтисе мондый тәкъдимне кабул итәргә кыенсына һәм ул алар өчен бик күп эш башкарган яшь иргә авыр йөк булмас өчен, үз өйләренә кайтырга теләүләрен әйтә.  Әмма яшь ир үз сүзендә нык тора һәм шуңа да кызның әтисе җиде төнгә аның өендә калырга риза була.  Яшь ирнең хатыны кызга хезмәт күрсәтә, ул аңа карата мәрхәмәтле була һәм аның атасына карата да игелек, изгелек һәм әдәплелек белән карый. Ул өстәлгә аш-су куеп, барысын да төшке ашка чакыргач, әти кеше аннан ни өчен үзләренә шундый ярдәм күрсәтелүенең, мөгамәлә корылуының сәбәбен сорый.  Егеткә: “Мин сине белмим, син кем буласың?” – дигән сорауны да бирә.  Яшь ир: “Абый, хәзер син ризыклардан авыз ит, кичке аштан соң мин сиңа барысын да сөйләячәкмен” – дип әйтә.  Әмма әти кеше: “Йә, Раббым, бу ризык минем тамакка керми.  Дөресен ишетмичә,  берни ашый алмыйм”, – дип әйткәч, яшь ир болай дип сүз башлый: “Абый, хәтереңдә булса, син 1964 елда, бер көнне автобуста барганда миңа биш динар акча биргән идең.  Мин – Гали, базардагы эшче Әхмәднең улы булам”, – дип әйтә.  Карт сөенә-сөенә: “Ий, менә искә төшердем, әйе шул, син Әхмәднең улы  Аллаһы аңа рәхмәт кылсын.  Ул безнең авылдан бит”, – дип әйтә

Чыннан да, моннан күп еллар элек кызның әтисе автобуста барганда аның артында унбиш яшьтән өлкәнрәк булмаган ике малай утырып барган иде  Малайларның берсенең әйтүенчә, аңа мәктәпне ташлап китәргә туры киләчәк, чөнки аның әти-әнисенең мәктәп өчен булган барлык кирәк-яракларны һәм кием-салымны сатып алу өчен акчасы юк  Ир-ат ике баланың хәерчелек турында сөйләгәнен ишеткәч, шунда ук кесәсеннән биш динар чыгарып, малайга: «Улым, бу динарны ал», – дип әйтә  Ә ул вакытта бу сумма бик зур була һәм барлык мәктәп кирәк-яракларын да сатып алырга җитә  Малай акчаны алудан баш тарта һәм ир сәбәбен сорагач: «Минем әтием мин бу акчаларны урлаган дип уйлаячак бит», – ди  Ир-ат: «Чүп-чарчы Габделһәди абый миңа бу акчаларны мәктәп кирәк-яракларын сатып алуга бирде», – дип әйт  Әтиең мине бик яхшы белә», – дип әйтә  Малай шатланып, ул биш динарны кабул итә  Шул көннән ир-ат бу малайны да һәм бу хәлне дә оныткан була

Менә кайчандыр шул акчага рәхмәт укып, аны кабул иткән бу малай аңа хәзер мондый сүзләр әйтә: «Абый, ул малай – мин  Ул вакытта шул биш динар булмаса, мин бүген Алжирның иң зур хастаханәсендә профессор булмас идем  Инде хәзер, мине Аллаһы иң хөрмәтле һөнәр белән рәхмәтләгәч, без очраштык  Без 1964 елда аерылышкан идек һәм менә 1994 елда очраштык  30 ел узды! Аллаһыга шөкер, Раббым миңа изге гамәл өчен түләү мөмкинлеген бирде  Абый, сез миңа биргән биш динар мине медицина профессоры итте  Аллаһыга ант итәм, кемдер миңа дөнья хәзинәләренең барысын да бирсә дә, ул көнне мин шул динарлар белән бәхетле булган төсле, хәзер берни белән дә канәгать була алмас идем  Абый, синең миңа карата мәрхәмәтең бик зур, һәм мин Аллаһыга ант итәм, ни генә эшләсәм дә, сиңа бурычымны кайтара алмам  Раббыбыздан сезне бу дөньядагы иң яхшы бүләк һәм киләчәктә зур бүләк белән бүләкләвен сорыйм», – дип әйтә

Әлеге хәлне Алжирдагы авылда Гали белән янәшә яшәүче шәех

сөйләгән  Ул раслаганча, бу дөрес хәл

Аллаһы Тәгалә барыбызга да изге гамәлләр кылыр өчен йөрәкләребезгә һәм кулларыбызга көч, мөмкинлек бирсә иде  Яхшылык ларыбызны эшлик тә, аларны суга салыйк  Аллаһы бар эшләрне күреп торучы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X