erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәче мәктәбе укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина үзен бик бәхетле саный

Эльмира Мөхәммәтшина 33 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган тәҗрибәле педагог

Мин аны беренче тапкыр моннан берничә ел элек күрдем. 2019 елның кышы иде ул. Арчадан безне Эльмира Мөхәммәтшина машинасына утыртып, Кәче мәктәбенә башлангычларны укыткан Рида апа Миннебаеваның 80 яшьлек юбилеена алып төште. 

Бик матур очрашу булды ул. Менә шул көннән Эльмира ханымны белә башладым. Чөнки аны хәтерләми мөмкин түгел. Йөзе кояш кебек балкыган, әллә каян күреп дәшә...
Кәче мәктәбендә башлангычларны укытучы Эльмира ханымны Арча стадионында еш күрәм. Ул йөри, йөгерә, чаңгыда шуа... Спорт ярышларында да катнаша. Урын алмый калмый. Чөнки тормышта ул гел хәрәкәттә. Яшәве дә Арча стадионына якын, тау башында гына, иптәше Марсель белән шәһәр үзәгендәге күп фатирлы йортта яши. Кыш буе чаңгыда шуа. Җәен су коенып калырга тырыша. Йөгерү акцияләрендә катнаша. Табигатенә хас  тиктормаслыкка Арча педагогика көллияте тәрбияләгән хәрәкәт “чире” дә өстәлгәндер.  
Быел кышның бер матур кичендә: “Чаңгы шуып мендем, урамда шундый рәхәт! – дип язды ул минем ватсапка. – Кышкы кич белән хозурланып, шушы рәхәтлекне татый алуыма, Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтләр әйтеп, җиләкле чәй эчеп утырам. Әйдә бер килегез әле чәй эчәргә!”.

Килдем... Октябрьнең тыныч бер кичендә. Сөйләшә-сөйләшә җиләкләп тәмләп үзе ясаган как белән чәй эчтек. Эльмира җир җиләге җыярга ярата. Кеше ярты чиләк җыйганда ул өч чиләк җыя! Кайнар чәйгә сырганак та салып эчтек. Кибәргә гөлҗимеш таратып куйган, тәрәзә төбендә кара миләш кышка әзерләнә... Көн дә мәктәпкә термоска кипкән алма, берничә бөртек гөлҗимеш, кара миләш, сырганак, җимешләр салып, шифалы чәй алып килә. Шулай гадәтләнгән. Балалар белән эшләве җиңел түгел. Укыту гына түгел, әле аның төрле конкурс, бәйгеләре... Менә әле ул мин киләсе кичне дә өенә соң гына кайтып керә. “Район мәгариф идарәсенә мендем, – диде. – Безнең Кәче мәктәбе директоры Гүзәл Зөфәровна югары квалификацияле категориягә документларыңны әзерлә, ничек инде сез 33 ел эшләп, җиңүләрегез, хезмәт нәтиҗәләрегез була торып, бу категорияне алмыйсыз, дип, үзенең фикерен белдерде. Башта бу мәшәкатьләр миңа нәрсәгә инде, тагын күпме әзерләнергә кирәк дигән каршылыклы уйлар килде. Әмма, мин моны булдырам бит инде дип, ризалашмыйча да кала алмадым. Рәхмәт безне кайгыртучан директор Гүзәл Зөфәровнага. Мине кабызып җибәрергә генә кирәк...”.
Узган ел Эльмира ханымның икеләтә истәлекле елы булды. 50 яшь тулды. Якыннары белән җыелышып гомер бәйрәмен үткәрделәр. Һәм... татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы мастер класс “Туган тел” бәйгесендә 1нче урынны алды. Декабрьнең  йомшак карлы бер көнендә өенә шатланып, чәчәкләр күтәреп кайтып керде ул. 

Эльмира Кәче кызы. Аның әтисе Госман Хәйруллинны күпләр беләдер. Госман абый колхоз бухгалтериясендә баш хисапчы булып эшләгән. “Әйбәт кеше иде, мин йөзем белән әтигә охшаган, – диде Эльмира. – 54 яшендә вафат булды. Аллага шөкер, әни (Гаделбикә) исән”. Тугызъеллык Кәче мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогика көллиятенә укырга керә.  Укытучы һөнәрен сайлаганына шөкер итә. Балаларны ярата. Быел гына да балалар белән 30лап бәйгедә катнашканнар. Яңа Кырлайда булып үткән “Ат көне”ндә дә очраттым мин Эльмираны. Һәрвакыттагыча йөзе кояш кебек балкыган. “Минем бер балам рәсем конкурсында җиңде!” – дип шатлыгы белән уртаклашты. Кәче мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Самир Нуретдинов атлар ясаган рәсеме белән җиңеп чыкты. Үзен сәхнәдә район башлыгы Илшат Нуриев котлады. Укытучысы йөрмәсә, тырышмаса, бала конкурсларда катнаша алыр идеме икән?!

Мәктәпкә иртә килергә ярата. Үзе машина йөртә.  Сәгать иртәнге 7дә мәктәптә булырга тырыша. “Шулай яратам, – ди. – Соңга калуларны өнәмим. Балачактан ук мәктәп ачылганчы укырга килеп баса идем...”. Мәктәптә 5кә генә укый. Арча педагогика көллиятен дә 5кә генә тәмамлый. Аннан – Казан педагогика институтын. Кызы Алинә дә үзенә охшаган. “5”кә генә! Башта Арча педагогика көллиятен, аннан – Казан финанс институтын. Кызы Арча педагогика көллиятенә бик рәхмәтле. Бөтен яклап, эшкә дә тормышка да әзерләде ул безне, ди. Көллиятне тәмамлагач, Казанда укыта. Ә нишләп финанс институтын сайлаган? Җаның-тәнең белән эшләгәндә укытучы хезмәтенең никадәр авыр икәнен төшенә ул. Кызы аның шулай бирелеп эшли. Һәм... икенче һөнәрне сайлый. Ә әнисе Эльмира ханым укытучы һөнәренә гомерлеккә тугры кала, ул аннан аерыла алмый...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

19 яшьтә Биектау районы Татар Урматы егете Робертка яратып кияүгә чыга. Бергә кайната-кайнана белән тату яшиләр. Кызлары Алинә туа. Ирен, аның әти-әнисен искиткеч әйбәт кешеләр иде, ди. Көннәрдән беркөнне бар да чәлпәрәмә килә. Ире Роберт юл һәлакәтендә вафат була. Бу югалтуны Эльмира бик авыр кичерә. Аңа кояш сүнгәндәй була. Балага нибары 3 кенә яшь. Әти-әнисе кызларын Кәчегә үзләренә алып кайтып китә. Әмма ике арада элемтә өзелми. Эльмира баласын ияртеп, бәрәңге алырга, каз йолкырга –нинди эш бар – шуны эшләргә, юлга чыгып, “абый утырт әле”гә кул күтәреп, ире авылына кайтып йөри. 

Күпме сулар ага, көннәр үтә. Эльмира 35ен тутыра. Кызы да үсеп җитә. Эльмира һаман да үзе үскән төп йортта. Кияүгә сораучылар да була. Әмма Эльмира риза булмый. Көннәрдән беркөнне ул аны очрата. Әтисенең энесе юбилеенда күрешә алар. Эльмирага ошый ул. Йөзе, гәүдәсе, кыяфәте, үз-үзен тотышы... Һәм алар дуслашып йөргәннән соң өйләнешәләр. “Марсель бик әйбәт кеше, бер-беребезне яратып, ихтирам итеп яшибез, – ди Эльмира.  – Кызым Алинәне дә үз итте. Алинә кияүгә чыгып, хәзер гаиләсе белән Казанда яши. Оныкны да бик яратабыз”.

Атна саен Кәчегә төп йортка җыелалар. Эльмира, Марсель, Казаннан  кызлары Алинә гаиләсе белән, бертуган энесе Динар гаиләсе белән  кайта. Менә әле бу атнада гына 17 үрдәкне эш итә алар. Бергәләп эшләсәң, эш уңа бит ул! Сеңлесе Энҗе ханым шулай ук Кәче мәктәбендә эшли. Алар өч бертуган (Эльмира, Энҗе, Динар), өчесе дә югары белемле.
– Бәхет бармы ул? Нәрсә ул бәхет? – дип сорыйм.
– Ничек булмасын инде ул бәхет? – дип җавап бирде Эльмира. – Менә сезнең белән сөйләшеп утыру да ул үзе бер бәхет! Сау-сәламәт булу, күзләрең күрә алу, иртүк торып, рәхәтләнеп стадионны әйләнеп менү дә бәхет! Яраткан кешең, гаиләң, балаларың, әниең исән-сау булу да зур бәхет! Яраткан эшең, ихтирам иткән хезмәттәшләрең булу шулай ук кешене бәхетле итә. Саный китсәң, алар күп. Күрә, аңлый, бәяли белергә генә кирәк.

Әйе, тормышның ак тапларын күрә белергә кирәк шул. Нәкъ Эльмира кебек. Эльмира ханым, эчке дөньягыздагы  кояшыгыз бервакытта да сүнмәсен, чөнки ул нурлар башкаларга да бик кирәк! Исән-сау булыгыз, тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев