erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәче халкының зары бар

14 августта район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов Кәче авылы кешеләре белән очрашты.

Очрашуда Экология министрлыгының Төньяк территория идарәсе, Арча сөт комбинаты, “Водоканал-Сервис“ ширкәтләре җитәкчеләре катнашты.
Кәче халкын иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – авыл уртасыннан агучы Казансу елгасының пычрануы. Бу бүген генә туган проблема түгел. Сөт комбинаты, крахмал заводы аны дистә еллар буе пычратып килделәр, әле ул елларда елга мул сулы иде. Шуңа күрә елга бер-ике тапкыр шаулашып алалар да, шелтә-кисәтүләр ясап тынып калалар иде.
Соңгы елларда Казансу елгасы бик саекты, ул хәзер җәйләрен сазлыкка әйләнеп бара, аның яр буйларын америка өрәңгесе, елганың үзен камыш басты. Менә шундый мескен хәлдәге елгага хәзер сөт комбинатыннан чыккан ак су ага. Билгеле булганча, комбинат соңгы вакытта җитештерүне нык арттырды, әйтүләренчә, тәүлеккә бер мең тоннага кадәр шундый су агызган көннәр булган.

Сөт комбинаты директоры Владислав Федоров әйтүенчә, комбинат мондый суларны елгага агызмый, андый торба да юк һәм моның булуы да мөмкин түгел. Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. “Суны без чистарту корылмасына агызабыз“, – диде директор. Комбинат үзенең чистарту корылмасын төзү буенча эш башлап җибәргән, проект эшләнә, җир казу эшләренә керешкәннәр. Әмма...  ул киләсе елга гына өлгерергә мөмкин. Аңарчы елга гел шулай пычранып ятырмы, дип борчыла Кәчедә яшәүчеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Водоканал-Сервис“ ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев әйтүенчә, чистарту корылмалары аны бары тик биологик юл белән чистарта ала, химик кушылмалар анда эләгергә тиеш түгел. Анда да әле комбинаттан тәүлеккә 60-70 кубометр гына кабул итә ала. Шәһәр зурая, чистарту корылмалары бүгенге көн таләпләренә туры килми.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов чистарту корылмаларын үзгәртеп кору буенча республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать итүләрен әйтте, бирелгән сорауларга җавап бирде.
Үзгәрешләр булыр, дип ышанырга кирәк. Әмма авыл кешеләренең чишмәнең суы аска китте, юлы начарланды, чишмә ташландык хәлдә, дигән зары гаҗәпләндерде. Шундый зур авылда бер чишмәне төзек хәлдә тотып булмыймы?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев